Кичә мәктәпләрдә дулкынланып көтеп алган бәйрәм тантанасы – Соңгы кыңгырау чыңлады. Унбер ел элек беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән кызлар һәм малайлар өчен шатлыклы да, бераз гына моңсу да көн булды ул. Бу еллар эчендә күп нәрсәгә өйрәнелгән, белем тупланган, якын дуслар табылган. Алда – озын юл... Тагын да катлаулырак белем үрләрен яулыйсы, хезмәттә чыныгасы, матур тормыш төзисе бар. Ә әлегә чыгарылыш сыйныф укучыларына үтә дә җаваплы сынауны үтәргә – Бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырырга кирәк.Агымдагы елда республикада Бердәм дәүләт имтиханын 16183 кеше тапшырачак. Шулардан быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары – 15020, узган елгы чыгарылыш сыйныф укучылары – 1017, колледж студентлары – 132 һәм 10 унынчы сыйныф укучысы, 20се – үткән елларда дәүләт йомгаклау аттестациясен тәмамламаган, 1се – чит ил гражданы.Узган елдагы кебек үк, унберенче сыйныф укучыларына аттестат алу өчен ике мәҗбүри фәннән – урыс теленнән һәм математикадан имтихан тапшырырга кирәк.Алда торган имти