Предприятиенең генеральный директоры Рәиф Абдрәхимов “Башспирт” продукциясен илнең 84 төбәгенә җиткерүләре турында сөйләде. Моннан тыш, компания үз товарларын Казахстан, Беларусь, Әрмәнстан һәм Әзербайҗан базарларында сата. "Башспирт" алга таба да республикадан читтә сатуларны арттырырга, шулай ук яңа төр эчемлекләр җитештерүне үзләштерергә һәм гамәлдәге ассортиментны яңартырга планлаштыра. Радий Хәбиров предприятиенең җитештерү цехларын һәм әзер продукция складын карады. Төбәк җитәкчесе яңа производствоның нәтиҗәлелеген һәм тәэминатын югары бәяләде. - Бүген предприятиенең киләчәгенә ышаныч бар. “Башспирт” - төбәк икътисадының мөһим финанс терәге, республикада иң эре салым түләүчеләрнең берсе. Чит ил алкоголь продукциясе базарларына керү буенча стратегик планнар формалаштырырга кирәк, - дип билгеләде Радий Хәбиров. "Башспирт" шулай ук табигый уксус җитештерүче булып тора. Компания белгечләре сүзләренә караганда, ул синтетик аналоглардан сыйфатлылыгы белән аерылып тора. Фото: glavarb.ru
Радий Хәбиров «Башспирт»ның җитештерү мәйданчыгында булды
22 мая 202322 мая 2023
~1 мин