Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Уфа һәм Нефтекама ничек үсешә?

Исегезгә төшерәбез, әлеге проектлар инфраструктур бюджет кредитлары исәбенә гамәлгә ашырыла. Төбәкнең икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры урынбасары Марат Исламов хәбәр иткәнчә, бу башлангычларга узган елда 19,6 миллиард сум федераль акча җәлеп ителгән. Моннан тыш, төзүчеләр проектларга 5,4 миллиард сум керткән. - Агымдагы елның беренче кварталында Уфада һәм Нефтекамада 14,7 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылды. Шул ук вакытта 402,7 миллион сум бюджеттан тыш акча җәлеп ителде, - дип билгеләп үтте Марат Исламов. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, инфраструктур бюджет кредитлары хисабына ике шәһәрдә еллык төзелеш планы 123,4 мең квадрат метр тәшкил итә. Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев һәм Нефтекама шәһәре хакимияте башлыгы Эльдар Вәлидов хәбәр иткәнчә, эшләр динамикасы билгеләнгән күрсәткечләргә ирешергә мөмкинлек бирәчәк. Фото: glavarb.ru