Кичү Уфа тимер юл вокзалын реконструкцияләүнең икенче этабы тәмамланганнан соң эшли башлаячак. Радий Хәбиров тиешле йөкләмәне шәһәр хакимиятенә бирде. - Сезнең бурыч - җәяүлеләр өчен җир асты кичүен файдалануга тапшыру. Объектны 2024 елга планга кертү өчен килешүләр төзиячәкбез, - диде төбәк җитәкчесе. Русия тимер юллары белән төбәкнең тагын бер уртак проекты - Иван Якутов исемендәге паркта Уфа балалар тимер юлын модернизацияләү. Аның базасында уку сыйныфлары һәм укытуның интерактив системалары булган мәгариф-һөнәрчелек юнәлеше кластеры булдырылачак. «Куйбышев тимер юлы» проектка 1,8 миллиард сум кертәчәк. Төбәк Башлыгы хәбәр иткәнчә, республика үз ягыннан Иван Якутов исемендәге паркны масштаблы реконструкцияләү программасын формалаштырачак. Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Руслан Гарипов сүзләренчә, Уфаның тимер юл вокзалында башкорт телендә белдерүләр трансляциясе тергезеләчәк. Хәзер мәсьәлә техник яктан хәл ителә. Фото: bash.news