Башкортстан һәм Татарстан рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе вәкиллекләре Казан һәм ТР Рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе белән берлектә хезмәттәшлек турында өч яклы килешүгә кул куйдылар. Килешү кысаларында яклар гастрономия өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерергә, урындагыц кафе һәм рестораннарда Башкортстан һәм Татарстанның милли аш-суын алга этәрергә, Башкортстанның татар, башкорт һәм локаль аш-суларының беренче уртак фестивальләрен үткәрергә ниятли.- Төбәкара хезмәттәшлекне үстерү кысаларында Башкортстан һәм Татарстан рестораторлары һәм отельерлары ассоциацияләре вәкилләре өч яклы килешүгә кул куйды, бу аларга безнең республикаларда инвестицион һәм эшкуарлык климатын яхшырту өчен тыгыз хезмәттәшлек урнаштырырга, шулай ук республика халкына һәм кунакларына хезмәт күрсәтү өлкәсен үстерү өчен барлык кирәкле шартларны булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Болар барысы да Башкортстан һәм Татарстанның көчле конгресс-күргәзмә потенциалын тормышка ашыруга уңай йогынты ясарга тиеш, - ди