Масштаблы чара 23-26 майда Уфада "ВДНХ-ЭКСПО" күргәзмә комплексында узачак. Оештыручылар булып Башкортстан Хөкүмәте, республиканың сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министрлыгы, Башкортстан күргәзмә компаниясе тора.30 ел эшләү дәверендә форум үзен актуаль мәсьәләләрне тикшерү һәм нефть-газ химиясе комплексын алга таба үстерүнең оптималь карарларын эшләү өчен абруйлы мәйданчык буларак танытты. Бездә көчле холдингларга кергән предприятиеләр эшли: "Газпром", "Роснефть", "Сибур". Бу компанияләр актив инвестиция сәясәте алып баралар. Алар даими рәвештә җирле җитештерүләрне үстерәләр һәм республикада эш урыннары санын арттыралар. Русия нефть-газ химиясе форумын ел саен тармакның иң яхшы экспертларын җыя торган мөһим эшлекле программа озата барачак.- Ул барлык агымдагы мәсьәләләрне компанияләр һәм хакимият вәкилләрен, галимнәрне һәм тармак экспертларын киң колач белән тикшерергә мөмкинлек бирә, — дип билгеләп үтте Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр шельдяев.Бу хакта тулырак: https://pravitelstvorb.ru/news/20975/