Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

“Алтын – таш, юа – аш”

Беренче карашка, гади генә булган юа җыю күренешен ярмәкәйлеләр ата-бабаларыбызның тормыш-көнкүрешен чагылдырган күркәм тамаша буларак тәкъдим итте. Җыр-биюләр, такмаклар, уеннар, тапкыр әйтемнәр, мәкальләр ярдәмендә гүзәл сәхнә тамашасына әйләндереп, татар халкының ихласлыгын, осталыгын, зирәклеген дә ачып салдылар. Юа, һәр үлән кебек, кояш җылысын һәм дымны ярата. Өлкәннәр аның кайда үсүен белеп торган. Менә Ярмәкәйдә дә олысы-кечесе юа үскән акланга юлланды. Гадәттә, бу үсемлекне яңгырлар чорында җыйганнар, мондый вакытта ул ишелеп үскән. Менә бу көнне табигать тә, оештыручыларның әлеге тамашаны әзерләгәндә һәрбер нечкәлеккә игътибар итүен тоепмы, әллә инде балаларга йолаларыбызны күрсәтү – изге эш булуына рәхмәтен җиткерепме, җылы яңгырын җибәрде. Юк, бер зыянлы булмады ул, сибәләп алганнан соң янә күктә кояш балкыды. Һәм акланда балаларга рәхәтләнеп уйнарга, җырларга, биергә мөмкинлек бирде. Безнең халык һәрвакыт эш өстендә булган. Шул ук вакытта тырыш хезмәттән соң рәхәтләнеп, чын күңелдән ял да итә белгән. Кунак булып килгәннәргә кадер-хөрмәт күрсәткәннәр. Ипи-тоз, якты йөз белән каршы алсалар, шундый ук ягымлылык белән озата да белгән алар. Әлеге чара да шуның чык мисалы булды һәм уен-көлке, җыр-биюләр белән үтте. ...Еракта талгын гына гармун тавышы ишетелә. Кулларына казан, самавыр тоткан әби-бабайлар килеп керә. Язгы үләнгә исән-имин басуларына шатланалар. Табигать күренешләренә карап, алдагы елга, булачак уңышка бәйле фаразларын әйтәләр. Менә акланга эштән соң ял итеп алырга якын-тирә авыллар халкы җыела. Шул арада казан асалар, самавырларын куеп җибәрәләр. Бер тарыдан аш пешми, өлкәнннәр балаларны юа җыярга җибәрә. Ләкин алар баш калкыткан төрле чәчәк-үләннәрне җыеп алып киләләр. Болай булмый, өйрәтергә кирәк. Бәләкәй чакта: “Юа бабай, чык-чык, эт өрә, бүре килә, сарыкларыңны ашап бетерә!” - дип такмаклап эзли торган идек, сез дә шулай итеп карагыз әле дип әйтүгә, балалар бу сүзләрне кабатлый-кабатлый, яланны яңгыратып юа эзли башлый. Язган ризык тешеңне сындырып керер, диләр. Менә балалар да кочак-кочак юа җыеп алып киләләр. Аш пешкәнче олысы-кечесе борынгы уеннарны уйнап, җыр-биюләр башкарып күңел ачты.Яшь буынны онытылып барган йола белән таныштырудан тыш, тәрбияви яктан да бик әһәмиятле чара булды бу, шул ук вакытта буыннар арасында дәвамлылык, бер-берсеннән үрнәк алу, бердәм рухи халәт тудыру ягыннан да бик уңышлы килеп чыкты. Чараның беренче өлеше табигать кочагында үтсә, аннары ул Ярмәкәй район мәдәният сараенда дәвам итте. Мәдәният учагының фойесында кунаклар игътибарына милли ашлардан һәм кул эшләреннән күргәзмә оештырылган иде.Районда бүген “Ак калфак” оешмасының Ярмәкәй, Суккул, Усман-Ташлы авылларында өч бүлекчәсе уңышлы эшчәнлек алып бара. Һәрберсе вокал һәм фольклор ансамбльләрен дә оештырганнар. “Ак калфак”, “Сердәшләр”, “Гөлләр”, “Чулпан” ансамбльләренең чагу чыгышлары бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Чараны алып баручы – Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Тәнзилә Ханнанова сәхнәдә чыгыш ясаучыларның һәммәсе белән якыннан таныштырып барды, шунлыктан аларның чыгышларын тамашачылар тагын да җылырак кабул итте. Мондагы бәйрәмнәрнең берсе дә Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, танылган композитор Рәис Ханнанов җитәкчелегендәге “Ярмәкәй егетләре” гармунчылар ансамбленнән башка узмый. Һәр чараның чагу бизәге алар. Әйткәндәй, агымдагы ел алар өчен бик уңышлы булган. Шулай, “Ык буе” төбәкара фестивалендә Гран-При яуласалар, “Ике аккош” бөтенрусия музыкаль бәйгесендә дә лаеклы урын алып, тальян гармун алуга сертификат белән бүләкләнгәннәр. Кунак ашы – кара-каршы, дигәндәй, әлеге чарага “Ак калфак”ның башка районнардагы бүлекчәләре җитәкчеләре һәм әгъзалары, шулай ук ут күршеләр – Татарстанның Баулы районы вәкилләре дә килде һәм әлеге бәйрәмнән уңай тәэссоратлар, күңел күтәренкелеге, тагында илһамланып эшләргә көч-дәрт алып кайтты. Чынлап та, чараны уздыруга зур хезмәт куйган Тәнзилә һәм Рәис Ханнановлар, алар җитәкчелегендәге коллективлар, күрше авыллардан килгән ансамбльләрнең һәм җырчыларның, урындагы мәктәп укучыларының чыгышлары күңелләрдә онытылмас тәэссоратлар калдырды. Рәхмәт йөзеннән чараны оештыручыларга һәм анда катнашучыларга “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Люция Вафина Рәхмәт хатлары тапшырды. Эльвира Ямалетдинова фотолары.