Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Күңелләрдә киләчәккә ышанычлы омтылыш!

Бүген республика мәктәпләрендә дулкынланып көтеп алган бәйрәм тантанасы — Соңгы кыңгырау чыңлады. Быел республика мәктәпләрен 15 меңгә якын — унберенче, 48 меңнән артык — тугызынчы сыйныфлар укучысы тәмамлый. Бүген аларның һәркайсының күңелен киләчәккә ышанычлы омтылыш, якты теләкләр чорнап алган. Күпләре үзе сайлаячак һөнәрне, юнәлешне дә билгеләп куйган. Алда торган имтиханнарны уңышлы тапшырып, шул уйларны тормышка ашырасы гына бар. Уфада 11нче сыйныфны тәмамлаучылар өчен уку елы тәмамлануга багышланган зур бәйрәм традицион рәвештә “Торатау” Конгресс-холлының түбәнге мәйданчыгында оештырылды. Шулай ук, бүген иртән үк тантаналы чаралар башкала мәктәпләрендә дә узды . “Кызыл таң” гәзитенең, “Тулпар”, “Әллүки” журналларының баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов Уфа шәһәренең Киров районындагы 16нчы гимназиядә “Соңгы кыңгырау” бәйрәменә багышланган тантаналы линейкада җаваплы вәкил булды. Быел гимназиядә 11нче сыйныфны 116 укучы тәмамлый. “Сезнең һәрберегезнең тормышында Соңгы кыңгырау, чыннан да, мөһим вакыйга. 40 елдан артык вакыт үтеп киткән үземнең чыгарылыш кичәсен искә төшереп, мин сезнең әле нинди хисләр кичерүегезне яхшы аңлыйм. Алда БДИ тапшыру, уку йортына керү, яңа коллектив, шулай ук күбрәк мөстәкыйльлек һәм җаваплылык көтә. 11 ел дәвамында сез шактый белем багажы туплагансыз, моның өчен укытучыларыгызга рәхмәт. Әти-әниләрегез сезне тормышның яңа этабына әзерләгән. Иң мөһиме — күзләрегез максатчан яна. Димәк, сез, укучылар, алга барырга әзер! Хәерле юл, кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары!” — диде Фаил Камил улы чыгарылыш сыйныф укучыларын тәбрикләп. Динар Кәлимуллин фотосы.