Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Финишка якынлашабыз

Башкортстанда чәчү кампаниясе тәмамланып килә. Якындагы көннәрдә 8 район чәчүне тулысынча төгәлләде, 23 районда эшләр тиздән тәмамланачак (90 проценттан артык). Калган районнарда соңгы культураларны чәчү бара (23 район).22 майга республика буенча сабан культуралары планнан 90 процент, яисә 1 миллион 841 мең гектар мәйданда чәчелгән.Бөртекле һәм кузаклы культуралар 1 миллион 243 мең гектар (85%, план 1456 мең га) җирдә чәчелгән. Әлеге төркемдә бодай (609 мең га) 40 проценттан артык мәйданда чәчелгән һәм 35процентка якын - арпа (400 мең га) һәм солы (107 мең га). Бөртекле һәм кузаклы культураларның барысы 127 мең гектар җирдә чәчелде. Бүгенгә республиканың 10 районы бөртекле һәм кузаклы культураларны планлы чәчүне төгәлләде. - 18 районда 2 көн дәвамында бөртеклеләрне чәчү төгәлләнәчәк (планның 90проценттан артыгы). Бөртекле культуралар чәчү буенча алда - Стәрлетамак районы (62,4 мең га), лидерлар бишлегендә шулай ук Илеш (59,1 мең га), Мәләвез (45,3 мең га), Благовар (40,4 мең га) һәм Куергазы (39,8 мең га) районнары алда бара, аларның һәркайсы 40 мең гектардан 60 мең гектарга кадәр чәчелгән, диде бүгенге оператив киңәшмәдә Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. Фото: bashinform.ru