Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

"Безнең экспозицияне 3 меңнән күбрәк кеше карады"

Башкортстан стенды иң популяры булды һәм 182 квадрат метр мәйданда урнашты. Республика экспозициясен 3 меңнән артык кеше карады. Стендның мактаулы кунаклары Русия Федерациясе Президенты киңәшчесе Антон Кобяков, Катар сәүдә һәм сәнәгать министры урынбасары Солтан Бин Рәшид Әл-Хатер, Габон республикасы тышкы эшләр министры урынбасары Иоланд Кристин Ньонда, шулай ук Иран, Казахстан, Үзбәкстан, Төркия һәм башка Ислам илләре вәкилләре булды. Гомумән алганда, Башкортстан Республикасы коллектив стенд белән тәкъдим ителде, анда «Актирман», «Милк Трейд», «Реседа», «Ирида», «Эколь» җәмгыятьләре, «Алтын Солок» компанияләре үз продукциясен тәкъдим итте. Мәсәлән, «Алтын Солок» умартачылык продукциясен тәкъдим итә, «Эколь» көнкүреш химиясе чараларын тәкъдир итә, «Милк Трейд» азык-төлек продуктларын һәм «Башкирское мороженое», «Актирман» сөт брендын (талкан эчемлеге, натураль коктейльләр, смузи, туклыклы батончиклар) продукциясен тәкъдим итә", - диде бүген үткән оператив киңәшмәдә Премьер-министрның беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов. Фото: bashinform.ru