“Истәлек билгесе”ндә урын алган кыйммәтле әйберләр арасында – Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең чәче, май касәсе һәм кылычы, сәхабә Билал радыйаллаhу ганhу, Пәйгамбәребезнең хатыны Гайшәнең радыйаллаhу ганhа һәм кызы Фатыйма радыйаллаhу ганhаның чүлмәкләре, шулай ук аның кул тегермәне, Халид бин әл-Вәлид радыйаллаhу ганhу сәфәрләрдә йөртә торган фляжкасы һәм көбәсе, Әбү Бәкер әс-Сиддыйк радыйаллаhу ганhу пычагы, Кәгъбәтуллаһның Кара ташы. Аларны “Изге Болгар җыены”нда катнашучы Русиянең төрле төбәкләреннән, шул исәптән Башкортстаннан “Милли тормыш һәм дин” XIII Бөтенрусия татар дин әһелләре форумына килгән делегатлар һәм кунаклар үз күзләре белән күрде.Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Дагыстан мөфтие Әхмәт хаҗи Абдуллаевка Идел буе Болгарстанында Ислам динен рәсми кабул итү көне уңаеннан Татарстан мөселманнарына җибәрелгән кыйммәтле бүләге өчен олы рәхмәтен белдерде.“Изге Болгар жыены” бәйрәме Болгарда 1989 елдан үткәрелә, ул 922 елда Идел буе Болгар халкының дәүләт дине буларак Исламны кабул итүләре истәлегенә оештырыла.Фото: dumrt.ru
“Изге Болгар җыены”нда Пәйгамбәребез һәм аның сәхабәләренең ядкарләре күрсәтелде
22 мая 202322 мая 2023
~1 мин