Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

"Русия киләчәге" фестиваленә рәхим итегез!

Ул балаларны яклау көненә багышланган, СВОда катнашучыларның гаиләләренә ярдәм йөзеннән оештырыла. Спорт һәм көрәш фестивале - балаларны яклау көненә багышланган мөһим чара. Әлеге фестиваль бер түбә астына күпсанлы спорт федерацияләрен җыячак һәм катнашучылар арасында дустанә элемтәләрне үстерергә генә түгел, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итәргә дә мөмкинлек бирәчәк. Халыкара балалар көне - балалар өчен бәйрәм генә түгел, ә үсеп килүче яшь буынның сәламәтлеген саклауда Русия җәмәгатьчелеген мобилизацияләү өчен менә дигән сәбәп тә, белем һәм тәрбия алуга тигез хокуклар, һәр баланың башы өстендә тыныч күк йөзен саклап калу өчен дә үз өлешен кертә.Бу көн шулай ук олыларга да хөрмәт һәм яшь буынның хокукларын саклау - имин, гуманлы һәм гадел җәмгыять формалаштыру нигезе булуын искә төшерә. Фестивальнең төп бурычы - СВОда катнашучыларның гаиләләренә, балаларына ярдәм итү, шулай ук физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүне популярлаштыру. Әтиләрен СВОга озаткан 7 яшьтән 17 яшькә кадәр балаларга аерым игътибар бирелә. Аларның һәркайсы армспорт, мас-рестлинг, дартс, аркан тарту кебек альтернатив ярышларда катнаша ала. Фестиваль нәтиҗәләре буенча спортчылар медальләр, грамоталар белән бүләкләнәчәк. Альтернатив спорт төрләрендә катнашучылар, шулай ук СВОда катнашучыларның балалары истәлекле бүләкләр алачак. Фото: panoramarb.ru