Күптән түгел Дүртөйле районы үзәк китапханәсендә “Гел яктыдан тора аның гомере” дип аталган кичә узды. Иҗади очрашуның түрендә тәҗрибәле журналист, күптән түгел ике китабы дөнья күргән Рәмидә Әүхәдиева булды.Рәмидә Вәлиулла кызы барлык гомерен журналистика өлкәсенә багышлаган, озак еллар “Юлдаш” район гәзитендә баш мөхәррирнең тәрҗемә буенча урынбасары булып намуслы хезмәт салган. Хезмәттәшләре, алар арасында бу юллар авторы да бар, Рәмидә Вәлиулла кызы турында бары тик җылы сүзләр һәм хисләр белән сөйли. Тәҗрибәле журналист, хезмәт ветераны Ришат Ситдыйковның: “Гәзит өчен аның нинди зур табыш булуын без шунда ук аңлап алдык: эш мәнфәгатен һәрвакыт өстен куйды ул. Нинди генә авырлыктагы текстларны да ятышлы һәм матур тәрҗемәләштерүе, һичшиксез, телне сиземли белү сәләтеннән. Кайчак икешәр көн материал өстендә утырасың, ә ул бер-ике сәгатьтә шуны гөл кебек тәрҗемә итә дә куя. Мәгънәсен дә тотып ала, кытыршылыкларын да төзәтә, кайвакыт тәрҗемәсе хәтта син язганнан да әйбәтрәк килеп чыга. Классик язучының шундый сүзләре искә төшә: “Кеше барлык яклап та гүзәл булырга тиеш: күңеле дә, йөз-кыяфәте дә, уй-фикерләре дә...” Нәкъ Рәмидә Вәлиулла кызы хакында ич бу”, – дигәне хәтергә уелып калган.Чарада Рәмидә Әүхәдиеваның “Наҗар иле” һәм “Һаман очам” дип аталган ике китабы киңкатлам укучылар игътибарына тәкъдим ителде. “Наҗар иле”ндә журналистика ветераны үзенең бөек шагыйрьгә бәйле күңел ядкәрләрен, истәлекләрен, аның белән язылган әңгәмәләрен урнаштырган. Биредә үк авторның бөек якташыбызга багышлап язган шигырьләре белән дә танышырга була.“Таулар җыры”... И яратып, хисләнеп җырлый иде әткәем шушы җырны. Яугир-шагыйрь Наҗар Нәҗминең йөрәк моңы аның да кичерешләренә аһәңдәш булгандыр инде. Авыр фронт юлларын узып, туган җирен, аның челтерәп аккан чишмәләрен, мәгърур тауларын сагынып кайткан Җиңү солдатлары ич алар! – дип бәян итте очрашуда Рәмидә ханым. – Наҗар абыйның шигърият моңы шушы җыр аша бала чагымнан ук бар булмышыма, рухыма, җаныма сеңгән. Ә бөек шагыйрь белән беренче очрашуым студент елларында булды. Без дус егетем белән Наҗар Нәҗминең “Гармунчы дус” спектакленә барган идек. “Наҗар абый үзе дә килә, таныштырырмын”, – диде ул. Спектакльгә чәчәкләр тотып, шатланып барганыбыз бүгенгедәй хәтердә. Тәнәфес вакытында дус егетем шагыйрь янына алып барды да: “Менә, Наҗар абый, булачак киленең, университетта укый”, – дип таныштырды. (Булачак тормыш юлдашымны Наҗар абый белән авылдашлык кына түгел, кардәшлек җепләре дә бәйли иде). Нәрсә әйтергә белмичә, оялып басып торам. Хәлемне аңлап, Наҗар абый мине уңайсызлыктан коткарырга теләде, ахры: “Бәрәкалла, күз тимәсен, – дип, йомшак кына аркамнан кагып куйды да, – бик ипле, мөлаем кызны караткансың, бәхетеңне сакла, кара аны!” – диде.Киләчәктә бу мөхтәрәм шәхес, тирән фикер иясе, туган җиренең игелекле улы белән матур табыннар артында утырырга да, төрле мәдәни чараларда да катнашырга насыйп булды. Язмышыма моның өчен бик рәхмәтлемен...“Наҗар, диләр,Хисләреңне актарырлыкЯзар, диләр.Күкрәгеннән саркып чыкканЙөрәк моңыЯзлар булыпНазлар, диләр”, – дип яза Рәмидә Әүхәдиева “Бөек шагыйрьгә” дигән шигырендә.“Шагыйрь микән мин дипуйлап куям,Шигырьләрем авыр языла”,Дигән иде Наҗар агаОлпат юбилее алдыннан.Һәр графоман: “Мин –шагыйрь!” – дипКүкрәк суккан замандаНичек көчле яңгырыйАның бу сүзләре һаман да.Шагыйрьнең битшигырьләре тәүдәЙөрәгенә уелып языла –Гамьле күңел аша үткәнхисләрГазаплы да була, уйлы да.Менә шуңа авыр языла... – ди Рәмидә Вәлиулла кызы “Күңел капкалары ачык” дигән шигырендә.“Наҗар иле” китабы – шигърият сөюче яше-карты өчен зур рухи кыйммәткә ия җыентык. Укытучыларга дәрестә кулланыр өчен менә дигән әсбап булып та хезмәт итә ала.“Һаман очам” җыентыгында авторның төрле елларда иҗат ителгән шигырьләре, әти-әнисе, балачагы турында якты хатирәләре, нәсерләре тупланган. Рәмидә ханымның иҗат җимешләре ихласлыгы, нәзакәтлелеге, хислелеге белән җәлеп итә. Автор үзе дә: “Язганнарым – минем күңел халәтем, теге яки бу вакыйга тәэсирендә туган кичерешләрем, – ди. – Хисләнә, моңая, сагына белү – рухи дөньяңның энҗеләредер ул. Туган төякне, балачакны, яшьлектә торып калган берәүне сагыну, арабыздан киткән әткәй-әнкәйләрне юксынып моңаю, балаларны, оныкларны сагынып көтү хисләре әллә каян, бик тирәннән саркып чыгып, бар булмышыңны били. Ә аннары иртәнге бәллүр чык бөртекләредәй күз яшьләрең белән кушылып, кәгазь битенә тама”.Автор туган халкыбыз, моңлы телебезнең киләчәге хакында уйлана, борчыла.“Бишек җырларыннанкүчкәнҮз аһәңем, моңым бар.Әнкәемнең җан эретер“Балам” дигән сүзе бар,Әл дә татар телем бар.Шушы хакыйкать хакындаСызланулы уем бар:Оныклар моны аңлармы,Тик менә шунысы бар,Тик менә шунысы бар...” – ди ул “Үз аһәңем, моңым бар” шигырендә.Әсәрләрендә сагыш күп урын алса да, бу – якты сагыш, ул киләчәккә матур өметләр белән үрелгән. Сәяси золым корбаны булган картәтисенең, бакыйлыкка күчкәнче яуда һәлак булган улын өметен сүндермичә көткән картәнисенең, Бөек Ватан сугышы яугире булган әтисенең, нечкә күңелле әнисенең йөрәк моңнары, әрнү-сагышлары, туган җиргә булган чиксез сөюе дә аның җанына, шигырьләренә күчкән.Кичәдә Рәмидә Әүхәдиеваның шигырьләрен сәнгатьле итеп “Раушан” клубы әгъзалары укып ишеттерде, ә Дүртөйле районының үзешчән артистлары, “Әллүки” халык фольклор ансамбле чараны дәртле дә, моңлы да җырлары белән бизәде. Автор фотосы.