– Равил Задәевич, Сезне күпләр тәҗрибәле спортчы, чаңгычы, район, республика, ил күләмендәге марафоннар йөгерешчесе буларак белә. Әмма, шул ук вакытта, “халык дәвалаучысы” дигән даныгыз да бар. Бу ике юнәлешкә дә вакытыгыз, ә аннан да бигрәк энергиягез ничек җитә?– Адәм баласының мөмкинлекләре чиксез, ләкин без моны аңлап бетермибез. Мин, һөнәрем буенча физкультура укытучысы буларак, бу хакта яшьли уйлана, әлеге юнәлештә махсус әдәбият, галимнәрнең тикшеренүләре белән кызыксына башладым. Сәламәтлектә озын гомер кичерәм, дигән кеше, әлбәттә, спорт белән дус булырга тиеш. Киңкатлам халыкка шушы хакыйкатьне җиткерү максатында фикердәшләрем белән 1981 елның августында Дүртөйледә йөгерергә яратучыларның “Торатау” клубын оештырдым. Ул сәламәт яшәү рәвеше яклы булган яшен-картын берләштерде.Безнең клуб йөгерешчеләре бихисап марафоннарда җиңүләр яулады. Мин шәхсән үзем 96 марафонда (һәркайсының озынлыгы 42 километр), 67 ярыммарафонда катнаштым һәм күп тапкырлар пьедесталның иң югары баскычына күтәрелдем. Былтыр, 70 яшьлек юбилеем алдыннан, санап утырдым: баксаң, йөгереп үткән чакрымнарым Җир шарын экватор буйлап өч тапкыр урап чыгарга җитә икән! Билгеле булуынча, Җир әйләнәсенең экватор буенча озынлыгы 40 075,7 чакрымга тиң.Энергиягә килгәндә, ул спортка да, кешеләрне дәвалауга да җитә. 1991 елда Мәскәүдә традицион булмаган медицина институтын тәмамлап, сертификат алып һәм тәҗрибә туплап, “халык дәвалаучысы” исеменә ия булдым. Шуннан бирле дәвалау белән шөгыльләнәм.– Традицион булмаган медицина алымнары белән дәвалаудагы уңышларыгыз өчен Русия дәвалаучылары халыкара ассоциациясенең Петр I ордены лауреаты булгансыз хәтта. Ә физкультура укытучысы ничек дәвалау өлкәсенә килде?– Бу сәләт миңа нәселдән килә. Иң беренче тапкыр мин аны үземдә өлкән кызыбыз Гүзәл тугач ачтым. Ул чирләшкә бала булып дөньяга килде. Көне-төне елый да елый иде. Табиблар да анык кына берни дә әйтә алмады. Кайсы җире авыртканын аңлап бетерә алмадык. Кырык көне тулгач, аны Илеш районының Игмәт авылында гомер итүче картәтием Нурулла янына алып барырга булдык, чөнки ул, куллары белән сыпырып, күп кенә авыруларны дәвалый белә иде. Картәтинең кызыбызның эчен сыпыруы булды, бала елаудан туктады. Ни гаҗәп, шушы дәвалаудан соң кызыбыз ныгып китте, ә мин традицион булмаган медицина белән кызыксына башладым. Җәмәгатем Людмила да, туганнар да “кулларың шифалы, баш авыртуларын сыпырып кына аласың” дип үз көчемә ышанычымны арттырды.Гомумән, мин үземне бик бәхетле кеше дип исәплим. Тормыш юлдашым Людмила Рәис кызы һәрчак уң кулым, фикердәшем булды. Ул да – бик яхшы күрсәткечләргә ирешкән спортчы. Кызыбыз Наилә – чаңгы, йөзү һәм спорт ориентирлашуы буенча район чемпионы. Өлкән кызыбыз Гүзәл үзе дә, гаиләсе дә спорт белән бик дус. Аның ире Илдус Нуретдинов – республикабыз һәм илебез күләмендә билгеле марафончы.– Ә вегетарианлыкка ничек килдегез?– Мин үзем дә, тормыш юлдашым да, кызларыбыз, оныкларыбыз да бүген – вегетарианнар. Вегетарианлык – иттән һәм малчылык продуктларыннан баш тарту ул. Еллар узгач, шундый фикергә килдем: спортта өлкәнәйгән көндә дә югары нәтиҗәләргә ирешим, дисәң, туклануны үзгәртергә кирәк. Бермәл кулыма Һиндстан һәм Пакистан чигендә яшәгән хунза кабиләсе турында мәкалә килеп эләкте, анда бөтенләй чирләмиләр диярлек һәм 110-120 елга кадәр яшиләр. Бу кабилә хатын-кызларының 65 яшьтә дә сау-сәламәт бала тудыруы гадәти күренеш икән. Галимнәрнең тикшеренүләрендә әлеге феномен серләренең берсе итеп үзенчәлекле рацион күрсәтелгән – кабилә кешеләре терлек аксымнары белән тукланмый һәм сөт кулланмый икән. Иттән һәм сөттән баш тартып, мин үземнең туклануны акрынлап үзгәртә бардым һәм физик йөкләнешләрне җиңелрәк үткәрә башладым, имгәнгән буыннар да авыртудан туктады.Махсус әзерлек курслары үтеп, Мәскәүдә сертификат алып һәм тәҗрибә туплап, халыкны дәвалый башладым. “Биоэнерготерапевт”, “халык медицинасы магистры” дигән исемнәргә лаекмын, төрле авыртынулардан җәфа чиккән кешеләргә гамәли ярдәм күрсәтәм, акупунктур массаж ясыйм. Үземдә хәйран калырлык нәрсәләр сынарга туры килде – үз-үзеңә күрсәтмә бирү могҗиза тудыра икән! Организмга зыян салмыйча, пыялада яланаяк басып тору, кызган күмер һәм кадаклар өстендә йөрүнең ничек бирелүен аңладым.Гомумән, адәм баласы организмының мөмкинлекләре ахырына кадәр ачылмаган дигән фикердәмен. 3-4 көн ач тору – минем өчен гадәти күренеш. Хәтта 21, 40 көн ач торганым бар. Дәвалану җәһәтеннән бу практика бик уңышлы. Ач торуның дүртенче көнендә организм үзенә кирәкле микроэлементларны үзе җитештерә башлый. Аң-зиһен хәнҗәр кебек үткерләнә. Әлбәттә, ач тору практикасын үз белдегең белән генә башлау дөрес түгел, тәҗрибәле, медицина өлкәсендә белемле остазың булу кирәк. Беләсезме, мин 71 яшемдә үземне сау-сәламәт 30 яшьлек кеше кебек хис итәм. Табиблар да сәламәтлегемне тикшергәч, бу фикерне куәтләде.Киңәшем шул: күбрәк хәрәкәтләнегез, дөрес тукланыгыз, әйләнә-тирә дөньяны күзәтегез, үз организмыгызны өйрәнегез. Тормышны, табигатьне, якыннарыгызны һәм туганнарыгызны яратыгыз!– Сез Дүртөйленең иң өлкән яшьтәге блогеры да бит әле.– Әйе. Заман белән бергә атларга тырышам. Үземнең социаль челтәрләрдәге битемдә районда гына түгел, илебезнең төрле шәһәрләрендә яшәгән кешеләр белән бик теләп аралашам. Алар белән үзем ия булган, үзем аша үткәргән җан һәм тән сәламәтлеге турындагы белемнәрем һәм мәгълүмат белән уртаклашам.– Нинди күнекмәләр башкарасыз?– Һәр иртәдә җиңелчә спорт киемендә җәен ун чакрым йөгереп кайтам, кышын шулкадәр үк дистанцияне чаңгыда үтәм.– Фәһемле әңгәмә өчен рәхмәт! Спортта һәм дәвалау өлкәсендә уңышлар юлдаш булсын!“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе Миләүшә Латыйпова әңгәмәләште. Автор фотосы.