Петр Кучеренко үзен самолетта ук начар хис итә башлаган. Һава траспорты Минеральные Воды аэропортына төшкән. Табиблар 46 яшьлек пассажирны коткарыр өчен кулдан килгәннең барысын да эшләгән, ләкин ир-атның гомерен саклап калып булмаган. Star.hit сайты шул турыда яза. «20 майда Русия Федерациясе фән һәм югары белем министры урынбасары – статс-секретарь Петр Александрович Кучеренко вафат булды. Петр Кучеренконың хәле Русия делегациясенең Кубага эш сәфәреннән кайткан вакытында самолетта начарайган. Петр Александровичның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз», – дип хәбәр итәләр бүген ведомствода. Исегезгә төшерәбез, 2005 елда ул җырчы Диана Гурцкая белән тормыш корды. 2007 елның июнендә аларның уллары Константин дөньяга килде.