Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Елга суы кан төсенә буялган...

Бәла буласын әрвахлар белеп торган...Мәсәлән, якынлашып килүче зур афәтнең беренче “карлыгач­лары” булып нәкъ менә кошлар торган. СССРның Европа өлешендә кошларның күпләп үлүенең төгәл генә сәбәпләрен орнитологлар бүген дә аңлатып бирә алмый. Су белән дә шундыйрак сәер хәлләр күзәтелә: Белоруссиянең, Псков, Брянск һәм Смоленск өлкәләренең күп кенә елгалары болгана, аларның суы кызара, Вопь, Сож, Остер елгалары суы алсу-кызыл төскә керә. Халыкның котын алган бу күренешне галимнәр кызыл балчык буталу белән аңлатырга тырышып карый каравын, ләкин ни сәбәпле нәкъ шул чакта болгануы гына аңлашылмый...Галәмдә дә ниндидер хикмәт күзәтелгән: сугыш башланыр алдыннан Советлар Союзы территориясе өстеннән бер-бер артлы өч комета очып үткән – 17 гыйнварда, 25 февральдә һәм 12 июньдә. Ә бит халык сынамышларында комета очып үтүе элекке заманнардан бирле хә­ерлегә юралмаган. Сау-сәламәт кешеләр галлюцинация­ләргә, күзләренә әллә ниләр күренүгә зарланган, сәер төшләрен бер-берсенә сөйләгән, аларда мәрхүм туганнары зур бәла булачагы турында кисәт­кән...Хызыр Ильяс булганмы?Брянск өлкәсе аксакаллары 1941 елның язында урманнарда сунарчыларга еш очраган бер карт турында искә алыр булган. Сәләмә генә чикмәнен бау белән биленнән урап куйган ак сакаллы бу карт аучылар алдына куаклыклар арасыннан кинәт кенә килеп чыккан да: “Курыкма, улым, син сугышта үлмәссең, исән кайтырсың”, – дип юкка чыгар булган. Ләкин сунарчылар арасында һәлак булачаклары да күп очраган, андыйларга карт бераз карап торган да, башын уңга-сулга чайкап торып, агачлар арасына кереп югалган. (Әйткән­дәй, болар хакында СССР Фәннәр академиясе сугыштан соң үткәргән фольклор экспе­дицияләрендә дә язып алынган).“Ак сакаллы бу картны Смоленск өлкәсендә дә күргәннәр, – дип яза Интернетта Маргарита Петракова. – Аның хакында иремнең картәтисе, Кызыл Байрак орденын Кремльдә М. И. Калинин кулыннан алган фронтовик, партизаннар отряды командиры Иван Петраков сөйләгән иде. Сугыштан соң ул КПСС обкомы әгъзасы, райкомның беренче секретаре булды, шуңа аңа ышанырга буладыр.Кара көздә немецлар безнең отрядны камауга алмакчы була, шунда дошман боҗрасыннан чыгар өчен тегеләрнең көчсезрәк урынын ачыклау ихтыяҗы килеп туа. Нәкъ шул чакта ерактарак бер агач төбендә ак сакаллы карт пәйда була, елмая һәм кулы белән бер тарафка төртеп күрсәтә. Тирә-якта пулялар яңгыры булуга карамастан, үзе сакланмый да, качмый да, иелми дә, туп-туры басып тора. Без шул тарафка юнәлдек һәм, чыннан да, камаудан исән-сау чыга алдык!”“Мясной Бор” өрәкләреБөек Ватан сугышы вакытында канкойгыч алышлар үткән һәм бик күпләр туганнар каберле­гендә җирләнгән урыннарда бүген дә аек акыл белән аңлап булмаслык хәлләр күзәтелә. Шундый урыннарның берсе – Бөек Новгородтан 30 чакрым ераклыктагы Мясной Бор урманы. Любань операциясе барышында анда 400 мең тирәсе совет һәм немец солдаты башын сала, дистәләрчә меңе әле булса җирләнмәгән дип исәпләнә.Эзтабарлар сөйләвенчә, бу тирәләрне кешеләр урап үтә, анда әле дә кошлар оя кормый һәм сайрамый, аның каравы, төннәрен еш кына ирләр сөй­ләшкән һәм автоматтан аткан тавышлар ишетелә, махорка тарткан ис тарала, сирәк кенә кызылармеецлар формасындагы солдатлар шәүләсе хасыйл була, хәтта төнлә генә калдырылган танк гусеницасы эзләрен күрергә мөмкин. Ветеран Михаил Кугелев нәкъ шушы сугышларда катнашкан.– 1942 елның җәендә безнең позицияләр Мясной Бор авылы тирәсендә иде, – дип искә ала ул чакта элемтә взводы командиры, лейтенант Михаил Семенович. – Безгә Ленинград блокадасын өзү бурычы куелды, ләкин үзебез дә камауда калдык. Бик куркыныч көннәр булды ул, солдатлар снаряд-пулялардан гына түгел, ачлыктан да күп кырылды. Үлгән ат үләксәсен ашау иң тәмле ризыкларның берсе булды.Бер көнне сазлыклы урыннарда камауда калган тагын бер зур төркем белән кушылу бурычы куелды. 300 тирәсе кеше соңгы көчне җыеп, җан ачу белән кычкырып (без “ура” кычкырмадык, авызда сүгенү сүзе генә булды) һөҗүмгә генә кузгалган идек, немец бомбардировщиклары килеп җитте. Ул кадәр бомбага тоту мәхшәрен мин сугыш беткәнче башкача күрмәдем! Автоматымдагы патроннарны атып бетергәч, пистолетта бер генә патрон – үзем өчен генә калдырдым. Шул көнне беренче тапкыр кул сугышында катнашырга туры килде: тук, әзмәвердәй таза фашистларга каршы аякларында көчкә басып торучы кызылармеецлар... Ул көнне без тешләре­безне дә корал итеп файдаландык...Кыскасы, Волхов янындагы сугышларда батальоннан (якынча 500 кешедән) 22 кеше калды, 23нчесе мин идем. Бу тетрәнүдән соң мин ике тәүлек уянмыйча йоклаганмын...Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.(Интернеттан алынды).