Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Явызлык каян килә?

Ә еллар аккан су кебек үтә тора. Кырыгынчы еллар башына бу гаиләдә тагын өч малай һәм бер кыз туа. Колхоз да 1937-39 елларда зур гына уңышларга ирешә. Колхозчыларга да мул гына өлеш чыга.Инде тормышлар матурланды дигәндә генә илдә Бөек Ватан сугышы башлана. Мәхмүтнең әтисен дә иң беренчеләрдән булып сугышка алалар. Өйдә итәк тулы бала белән әнисе кала. Әтиләре сугышның беренче көннәрендә үк хәбәрсез югала.Авыр елларда авыл халкы эштән бушаган чакларында елгада балык тота, җәйләрен җиләк-җимеш җыеп куана. Ә кышларын Мәхмүт чордашлары белән урманга ауга йөри, капкан салып — куян, тозак куеп көртлек аулыйлар.Яшьтәшләре арасында Мәхмүт үзен иң көчлесе, дип саный. Еш кына аларны җәберли, кайсыларын аеруча усаллык белән тукмап та кайтара торган үсмер була.Еллар бер-бер артлы үтә. Мәхмүт тә армия сафында хезмәт итеп кайта. Озын буйлы, чибәр, ләкин беркемгә дә сүз бирмәс кеше була ул. Авылда үзен ир-егетләрдән һәрвакыт өстен итеп тотарга тырыша. Авыр эшләргә йөрми, ә башка эш башкару өчен белеме булмый. Дүрт сыйныфны көч-хәл белән тәмамлаган Мәхмүт колхозда сарык көтүчесе булып эшли.Энеләре дә үсә, укый, белем алып, шәһәр якларына чыгып урнаша башлыйлар. Ә Мәхмүт күрше авылдан Гөлниса исемле кызны өйләренә килен итеп төшерә. Гөлниса — әнисенең бердән-бер кызы, әтисез үскән, тормышның барлык авырлыкларын үз җилкәсендә татыган. Ул бер эштән дә куркып тормый. Ә Мәхмүт Гөлнисага беренче көннән үк ямьсез итеп бәйләнә башлый. Я аңа Гөлнисаның ашарга пешерүе, я өй җыештыруы ошамый.Яңа гаиләнең тормышы шулай башланып китә. Ел үтүгә кызлары туа. Әлбәттә, Мәхмүткә кыз бала туу ошамый: мин малай көткән идем, дип турсая. Икенчегә тагын кыз туа. Мәхмүт, исереп кайтып, өйдә давыл куптара: “Малай таба да белмисең!” — дип, әле савыгып бетмәгән Гөлнисаны тукмап ташлый. Өченче һәм дүртенче бала да кыз була. Бу хәлдән соң Мәхмүт бөтенләй ычкына. Гөлнисаның чәчләреннән урап тота да, башын стенага бәрә-бәрә: “Мин сине я үтерәм, я сантыйлар йортына илтеп тыгам”, — дип җикерә ул. Шул арада олы кызы чыгып, ярдәмгә күрше абзыйсын алып керә. Ул кергәндә башы канга баткан Гөлниса аңын югалтып идәндә ята, ә Мәхмүт бишектә яткан баланы алып, чыгарып ыргытам, дип ишеккә килә. Күрше абзый бу хәлгә, әлбәттә, юл куймый. Мәхмүтне түр якка бикләп, ат җигеп, Гөлнисаны баласы белән дәваханәгә илтә.Мәхмүтне 15 тәүлеккә ябып куялар.Бераз аякка баскач, Гөлниса, балаларын ияртеп, әнисе йортына кайта, башкача Мәхмүтнең йортына эз дә басмый....Менә сентябрь ае якынлаша. Укырга йөрүче балаларына киемнәр, уку әсбаплары ала Гөлниса. Ә бер көнне өйгә исерек Мәхмүт килеп керә. Башта Гөлнисаны тукмарга тотына, ире кулыннан ычкынып чыгып качкач, кызларын куып йөри. Соңыннан өйгә кереп, барлык өстәл, шкаф, урындыкларны җимерә, балта алып мәктәпкә әзерләгән кызларының киемнәрен, китап-дәфтәрләрен чапкалап чыга. Шул чакта аны участковый эләктереп ала. Мәхмүтне 3 елга төрмәгә утырталар.Төрмә срогын тутырып кайткач, Мәхмүт икетуган апасында яши. Тик холкы гына бер дә үзгәрмәгән була. Апасына да еш кына эчеп кайтып бәйләнүчән була. Апасы озак түзми: “Үзеңнең өең бар, кайт та тор шунда”, — дип, Мәхмүтне куып чыгара. Ә өенә кайткач Мәхмүт нык кына эчә дә үзенә кул сала...Бу вакыйгалардан соң шундый сорау туа: каян килә соң ирләргә мондый явызлык? Үскәндә әти тәрбиясе булмаган дияр идең, ул гына әтисез үстеме? Аракы колы булу, минемчә, явызлыкның башы булып тора. Әгәр үз-үзен тыя белсә, эчү белән мавыкмаса, Мәхмүт тә бүген гаиләсе белән яшәр, дүрт кызының гаиләләренә куаныр, оныклар шатлыгын күрер иде.Фуат Мусин.