"Менә бу өстәл астында апаның чемоданнары торды, - дип күрсәтеп сөйли ул туган нигезендәге өендә. - Апа җизни белән очрашып йөргәннәр. Җизнине армиягә алып киткәннән соң, апа Марат жизнигә посылка белән җибәрергә тәмле әйберләр әзерли иде. Чемоданга кәнфит, печенье, прәннекләр җыя бу. Ә чемоданның бер яктагы биге эшләми. Мин, өйдә беркем дә булмаганда, чемоданның шул ягын каерып ачам да, ябылмасын өчен, утын пүләне кыстырып куям. Әкрен генә берәр конфет алып чыгып китәм. Берсендә йоклап ятам, апа мине йолыккалап уята. «Тор, кая кәнфитләр?» – ди. Абыйлар мине аның саен юрган астына яшерә. Ә мин нәрсә әйтергә дә белмим, чөнки берәмләп ала торгач, барысын да ташып бетергәнмен икән". Менә нинди шук булган Әнвәр. Фото: социаль челтәрләрдән.