Музейлар төне – халыкара акция. Аның төп максаты – заманча музейларның ресурсын, мөмкинлекләрен, потенциалын күрсәтү, музейларга яшьләрне җәлеп итү.Беренче тапкыр “Музейлар төне” 1997 елда Берлинда уздырыла. 1999 елда Франциянең Мәдәният һәм коммуникацияләр министрлыгы башлангычы белән акция “Музейлар язы” исеме астында старт ала, чөнки 18 майда бөтен дөньяда музейлар көне билгеләп үтелә. 2001 елда бу акциядә Европаның һәм Американың 39 иле катнаша, 2005 елда “Музейлар язы” “Музейлар төне”нә әверелә.Бу елның бердәнбер төнендә музейлар кунаклар өчен ишекләрне гадәти булмаган вакытта ача – 18.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр, ә кайвакыт хәтта төнге 1.00 сәгатькә кадәр. Бу көнне дистәләгән чара, шул исәптән күргәзмәләр, остаханәләр, концерт программалары, интерактив экскурсияләр, кинолекторийлар һәм башка чаралар уза. Уфа шәһәрендә чара дистәдән артык мәйданчыкта бара.Быел Башкортстанда “Музейлар төне” акциясе 20 майда узачак. Ул 18.00 сәгатьтә башлана. Чарада республиканың дәүләт һәм муниципаль, шулай ук корпоратив һәм шәхси музейлары катнашачак.“Музейлар төне”нең быелгы темасы – “Тарих һәм тарихлар”. Уфа муниципаль музейлары “Педагог һәм остаз елы”на багышланган программа әзерли. Ленинның йорт-музеенда “Ученье – свет!” күргәзмәсе ачылачак һәм акция кысаларында каләм белән язу буенча остаханә узачак. Ә Бөтенрусия сукырлар җәмгыятенең Башкортстан оешмасы начар күрүчеләр белән күргәзмә һәм “Азбука Брайля” остаханәсен әзерли.Милли әдәби музей филиалларында – Мәҗит Гафури мемориаль музей-йортында, Мифтахетдин Акмулла, Шәехзадә Бабич, Арслан Мөбәрәков, Мөхәммәтсәлим Өметбаев музейларында чаралар узачак, темасы – “Педагог һәм остаз елы”.“Пушкин картасы” буенча билетларны ташламалы бәя буенча алырга була. Акциядә катнашучы музейлар исемлеге, чаралар программасы, 20 майда кичен музейларның эш режимы һәм билетларга бәяләр музейларның интернет-ресурсларында басылачак.Зөһрә ИСЛАМОВА.