Ул “Русия Федерациясе субъектларының дәүләт власте закон чыгару органнары эшчәнлеген санлаштыру һәм аларның мәгълүмати инфраструктурасының саклануын арттыру турында” темасына төп докладчы булып чыгыш ясады. Республика парламенты спикеры дәүләт органнары сайтларына хакерлар һөҗүмнәренең артуын һәм шуның белән бәйле проблемаларны билгеләп үтте. Барлык төбәк парламентлары да төрле кадрлар һәм финанс мөмкинлекләре нәтиҗәсендә мәгълүмати хәвефсезлекне тиешле дәрәҗәдә тәэмин итә алмаган. – Төбәк парламентлары сайтларын максималь камил, бердәм саклау системасын эшләү, шулай ук аларны нәтиҗәлерәк яклау өчен мондый сайтларга идарә итүнең гомум платформасына күчү максатка ярашлы, – дип белдерде Константин Толкачев. – Мисал өчен, без Башкортстанда, башкаладан һәм тагын ике-өч эре шәһәрдән тыш, барлык муниципаль берәмлекләрнең сайтларын бер платформага утырттык. Нәтиҗәдә, мәгълүмат иминлеге мәсьәләләре мөмкинлекләре азрак булган урыннарда түгел, ә төбәк үзәге тарафыннан хәл ителә. Бездә 50дән артык район һәм 20 шәһәр бар. Аларның гомум саны Русия Федерациясе субъектлары саны белән тәңгәл. Система эшли, һәм шуңа ярашлы, барлык төбәкләрнең парламент сайтларын бердәм платформага чыгарырга мөмкин, хәвефсезлек мәсьәләләре федераль үзәккә бәйләнәчәк, бу зур дәрәҗәдә яклануны тәэмин итәчәк. Тагын бер проблема – Русиянең чит ил IT-карарларыннан һәм чит ил җиһазларыннан технологик бәйсезлеген тәэмин итү. – Кыска вакыт эчендә безгә санлы идарә өлкәсендә чит ил продуктларының зур күләмнәрен алмаштырырга кирәк, – диде Константин Толкачев. – Сүз дәүләт власте органнары турында гына түгел, ә икътисад, көч структуралары, мәгариф өлкәләре, торак-коммуналь хуҗалык турында да бара. Бу – бик зур эш. Һәм аны үти алучыларны кызыксындырырга кирәк, алар чит илләргә күченергә омтылмаска, ә Русия өчен эшләргә тиеш. Үзебезнең санлы технологияләр хезмәткәрләренә ярдәм итүнең актуальлеге федераль дәрәҗәдә аңлау тапты. Тиешле чаралар күрелде. Әмма шул ук вакытта төбәкләр дә читтә калмый. Без, мәсәлән, республикада бер ел элек, санкцияләр башлану белән, Башкортстанда эшләүче IT-компанияләр өчен салым преференцияләре турында закон кабул иттек. Мәскәү өлкәсендә яңа эш урыннары булдырганда IT-компанияләр грантларга, белгечләрнең хезмәт хакын арттыруга һәм җиһазлар сатып алуга өметләнә ала. IT-компанияләргә төбәкләр дәрәҗәсендә ярдәм итү чаралары исемлеген мөмкин кадәр киңәйтергә кирәк дип саныйм. Санлы хәвефсезлекне көчәйтүнең тагын бер мөһим бурычы – мәгълүматның читкә таралуын һәм алар белән бәйле хокук бозуларны кисәтү. – Проблема җитди. Үткән елда “Роскомнадзор” шәхси мәгълүматларның читкә чыгуының 150ләп очрагын теркәгән, – дип хәбәр итте Константин Толкачев. – Шул ук вакытта әйдәп баручы аналитик компанияләр исәпләвенчә, узган елда русиялеләрнең шәхси мәгълүматларының таралуы 667 миллион язма тәшкил иткән. Бу күрсәткеч, 2021 елдагы белән чагыштырганда, 2,7 тапкыр диярлек арткан. Әлеге хәлгә каршы тору максатында мәгълүматны саклау чараларын эшләүче һәм җитештерүче, шулай ук дәүләт органнарының мәгълүмати хәвефсезлеге өлкәсендә хезмәт күрсәтүче оешмаларга комплекслы дәүләт ярдәмен тәэмин итүне максатлы дип саныйм. Шул исәптән, мондый оешмаларга милек, салым һәм башка төр ярдәм вариантларын закон дәрәҗәсендә эшләргә кирәк.