Ачылу тантанасында Русия Дәүләт думасы депутаты Павел Качкаев, шулай ук Башкорт хатын-кызлары җәмгыяте рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Гөлнур Колсарина, Уфа шәһәре Совет районы хакимияте вәкилләре, кадетлар, Александр Доставаловның сыйныфташлары һәм башкалар катнашты. - Псковта мин һава-десант гаскәрләренең хәрби дивизиясен күрдем. Биредә яхшы музей, анда һәлак булган 84 десантчыбыз мәңгеләштерелгән. Бу ротадан 22се Русия Герое була, шуларның 21е - үлгәннән соң. Бөтен Псков өлкәсе илебезнең бәйсезлеген яклаган геройлар истәлеген хөрмәтли. Гранитка якташыбыз Александр Васильевич Доставаловның исеме дә уеп язылган. Аның исемен йөрткән батальонның да безнең чикләрне саклауда үзен күрсәтәчәгенә ышанам, - дип уртаклашты Павел Качкаев. «Ватанны саклаучылар» төбәк фонды җитәкчесе Гөлнур Колсарина билгеләп үткәнчә, әлеге фонд ветераннарга, СВО хезмәткәрләренә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итәчәк. Фонд бурычларына шулай ук яшь буынны хәрби-патриотик тәрбияләү дә керәчәк. - Башкортстан ү
Уфада Русия Герое Александр Доставалов хөрмәтенә мемориаль тактаташ ачылды
19 мая 202319 мая 2023
1 мин