Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Балалар өчен 70 төрле товар чыгарылачак

Башкортстан Иран белән нефть-газ химиясе, геофизика, нефть җиһазлары һәм балалар товарлары җитештерү өлкәсендә хезмәттәшлек планлаштыра. Алдан килешүләр Иранда уза торган «Иранның нефть, газ һәм нефть химиясе — Iran Oil Show 2023” 27нче Халыкара күргәзмәсендә ирешелгән.“Made in Bashkortostan” коллектив стендында республиканы сәнәгать өлкәсендә 9 компания тәкъдим итте. Иран ассоциацияләре һәм компанияләре вәкилләре белән 300дән артык сөйләшү үткәрелгән инде.- Иран коллегалары безнең нефть җиһазлары, үлчәү системалары, каучук, авиация һәм спорт бензины җитештерүчеләргә зур кызыксыну белдерде. Аеруча сөендерә торган нәрсә — безнең флагман булмаган тармаклар өчен перспективалар. Балалар уенчыкларының уртак җитештерүен булдыру буенча сөйләшүләр яңа этапка чыкты. Инвестицияләрне 30 мең кв.метр мәйданлы җитештерү корпусын төзүгә һәм 70 төрле балалар товарлары чыгару өчен җиһазлар сатып алуга салу планлаштырыла. Мәйданчык буларак партнерларга «Алга» ОЭЗ тәкъдим иттек. Махсус икътисади зона преференцияләреннән тыш, янәшәдә чимал җитештерүче «Газпром нефтехим Салават» җәмгыяте булуы мөһим, — диде Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев.Тулырак укыгыз: https://pravitelstvorb.ru/news/20968/ Фото: pravitelstvorb.ru