Очрашу төбәкнең төрле тармаклардагы казанышларын һәм перспективалы проектларын күрсәтүче Башкортстан стендында узды. Көн тәртибендә агросәнәгать өлкәсендә халыкара хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре булды. - Без Тәһранга агымдагы елның гыйнварындагы визитны зур җылылык белән искә төшерәбез. Безнең өчен сәфәр Иран бизнесы белән хезмәттәшлекне җайга салуда беренче адым булды. Визит нәтиҗәләре буенча без сәнәгатьтә, авыл хуҗалыгында һәм гуманитар-мәдәни өлкәдә үзара хезмәттәшлек итү буенча кайбер планнарны билгеләдек. Авыл хуҗалыгы буенча Иранның Башкортстан продукциясенә булган ихтыяҗын ачык аңлау бар. Без үсемлек мае, ашлык һәм ит белән зур күләмдә тәэмин итәргә әзер. Башкортстанда һәм Иранда сәүдә йортлары ачу белән кызыксынуыбызны тагын бер тапкыр раслыйбыз, - диде Радий Хәбиров. Төбәк җитәкчесе Иран делегациясе вәкилләрен май азагында Сибайда узачак "Урал аръягы" инвестфорумында катнашырга чакырды. Иранның сәнәгать, рудниклар һәм сәүдә министры урынбасары Алиреза Пейман Пак Радий Хәби