Президиум әгъзалары парламентның 54нче утырышын 25 майга билгеләде һәм аның көн тәртибен раслады. Депутатлар каравына барлыгы 50дән артык мәсьәлә чыгарылачак, аларның күпчелеге республика законнары проектлары белән бәйле. Пленар утырыш Хөкүмәтнең 2022 елда Башкортстанның дәүләт милкен хосусыйлаштыру нәтиҗәләре турындагы отчетыннан башланачак. Аннары депутатлар былтыр Башкортстан Республикасында гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен үтәү турында доклад тыңлаячак һәм фикер алышачак. Беренче укуда республика законнарының 17 проекты каралачак. Иң әһәмиятлеләре арасында – “Башкортстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында”. Закон проекты белән республиканың Төп законын дәүләт власте органнары структурасы һәм вәкаләтләре турындагы нигезләмәләр белән тулыландырырга тәкъдим ителә. Башкортстан Конституциясенең аерым нигезләмәләре актуальләштерелә һәм 2021 елның 21 декабрендәге 414-ФЗ санлы “Русия Федерациясе субъектларында иҗтимагый (публичный) власть оештыруның гомум принциплары турында” Федераль законга яраклаштырыла. Беренче тапкыр пленар утырыш көн тәртибенә кертелгән “2023 елга һәм 2024 һәм 2025 елларның планлы чорына Башкортстан Республикасы бюджеты турында” Башкортстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында” закон проекты өч еллык бюджет күрсәткечләренә: керемнәргә, чыгымнарга һәм дефицитны финанслау чыганакларына үзгәрешләр кертүне күздә тота. – Бюджетка төзәтмәләр кертү – республиканың төп финанс документын факттагы күрсәткечләргә туры китерү буенча планлы, еллык эш, – диде парламент спикеры Константин Толкачев. – Бюджет һәрвакыт сак кына җыела һәм иң тыйнак өметләрне чагылдыра. Аны төзегән вакытта безнең төп бурычыбыз – социаль йөкләмәләрне реаль керем белән тәэмин итү һәм бюджетка бәйле барлык өлкәләргә ярдәм итү. Алга таба без бюджетка керемнәр буенча төгәлләштерелгән мәгълүматлар алабыз һәм, республика үсешенә һәм гражданнарның социаль яклануын көчәйтүгә өстәмә ресурслар кертеп, керемнәр һәм чыгымнар планын төзәтәбез. Закон проектына ярашлы, агымдагы елда төбәк бюджеты керемнәре элек расланган саннарга карата – 18,9 миллиард сумга, чыгымнар 21,4 миллиард сумга арта. 2024 һәм 2025 елларда бюджет керемнәре һәм чыгымнары күрсәткечләре төзәтелгән. “Башкортстан Республикасының дәүләт бүләкләре һәм мактаулы исемнәре турында”гы Башкортстан Республикасы Законының 2нче мәддәсенә үзгәреш кертү турында”гы закон проекты белән “Башкортстан Республикасының атказанган халык сәнгать кәсепләре остасы” дигән мактаулы исем булдырырга тәкъдим ителә. Документ бу һөнәрләрнең абруен күтәрү, республика халкының байлыгын һәм рухи мирасын саклау максатларында эшләнгән. Республика законнарының тагын 15 проекты парламентның пленар утырышы көн тәртибенә икенче һәм өченче укуда карау өчен кертелә. Моннан тыш, пленар утырышта депутатлар аерым суд участокларының мировой судьялары вазыйфасына кандидатларны, Дәүләт җыелышы-Корылтайның кайбер карарларын һәм Дәүләт думасыннан килгән федераль закон проектларын караячак.