Ул сентябрьдә шәһәрнең Балалар һәм үсмерләр иҗаты сараенда ачылачак. Республиканың бу шәһәрендә заманча мультстудия булдыру Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча эшләнгән "Мәгариф" гомумдәүләт проекты ярдәмендә мөмкин булды. "Бүгенге көнгә җиһазлар сатып алынды инде, аның ярдәмендә балалар сюжетлар һәм мультперсонажлар булдыра алачак. Яңа кабинетта балалар анимация, роликлар һәм тулы мультфильмнар төшерергә өйрәнәчәк. Дәресләр укучыларга үзләренең иҗади ниятләрен тормышка ашырырга, үзләрен сценарист, режиссер һәм рәссам сыйфатында сынап карарга ярдәм итәчәк. Проект һәр балага үзенең мультипликацион фильмын булдырырга мөмкинлек бирәчәк", - диделәр Туймазы хакимиятендә.