Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

“Укучының уңышы – безнең дә уңыш ул!”

Менә инде чираттагы уку елы да тәмам, өч-дүрт көннән мәктәпләрдә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дулкынландыргыч соңгы кыңгырау да чыңлаячак. Уку йортларында балаларны укыту һәм тәрбия бирү процессы ел саен бер үк төрле булып тоелса да, һәр уку елы үзенең яңалыклары, үзенчәлекләре белән аерылып тора, шуның белән дә ул үзе бер тере организм кебек. Ничек кенә дисәк тә, мәгариф системасы соңгы елларда зур үзгәрешләр кичерде, һәм бу реформалар гомумдәүләт проектлары рәвешендә әле дә дәвам итә, укытучылар алдына ел саен яңа максатлар һәм бурычлар куела. Һәм заман белән бергә атлар өчен бүген педагог үз-үзен, белемен һәм укыту алымнарын камилләштерү өстендә даими эшләргә бурычлы. Шушы ук таләп, максат һәм бурычлар Караидел районы мәгариф тармагы белгечләренә дә йөкләтелгән.Җитәкче турында белешмә Зилә Нәҗметдинова шушы район­ның Тегермән авылында укытучылар гаиләсендә туган. Әтисе Камил Карам улы Карамов Тегермән авылы мәктәбе директоры була, әнисе Мәсния Нурлыкай кызы – тарих фәне укытучысы. Зилә Камил кызы әти-әнисе юлыннан китә һәм Бөре дәүләт педагогия институтын тәмамла­ганнан соң хезмәт юлын Балмазы авылы мәктәбендә химия-биология укытучысы буларак башлый. Һәм, әйтергә кирәк, кадер­леләренең династиясен дәвам итүе белән бүген дә горурлана.Бүген Зилә Камил кызы – Караидел районы мәгариф бүлеге начальнигы, район Советы депутаты, Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы, Русия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы иясе. Җәмәгате Рәүф Вәсбирахман улы белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр, уллары Линар да, кызлары Рима да бүген инде үзләре гаиләле, кадерле кешеләрен оныклар белән сөендергәннәр.Районның мәгариф системасы 21 гомуми, 2 өстәмә һәм 6 мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен үз эченә ала, аларда укучы һәм тәрбияләнүче 3538 балага 485 педагогик хезмәткәр аң-белем-тәрбия бирә. Яз шаукымы белән бергә яшьлек иленә ашкынып торучы үсмерләрнең күңелен иләс-миләс китерә торган соңгы кыңгырау Караидел районында быел 9нчы сыйныфны тәмамлаучы 240 укучы һәм гомуми урта белем турында аттестат алачак 68 егет һәм кыз өчен дә чыңлый.Югарыда телгә алынганча, мәгарифтәге реформаларның тукталып торганы юк. Шул ук вакытта алар ел саен ил күләмендә дә, республика дәрәҗәсендә дә яңа эчтәлек белән баетыла. Соңгы чараларны искә төшергәндә генә дә бер ай элек Уфаның Конгресс-холл бинасында инде бишенче тапкыр үткән “Мәгарифтә күтәрелеш!” мәк­тәп форумының быелгысы илебездә Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән “Педагог һәм остаз елы”на багышланды. Анда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та катнашты һәм республикада укытучы хезмәтенең абруен күтәрү өчен күп эшләнүен ассызыклап үтте.Бу җәһәттән әлеге форумда җөмһүрия­тебезнең бик күп төбәкләреннән, шул исәп­тән Караидел районыннан да, педагог­лар­ның фидакарь хезмәте лаеклы билгеләнеп үтелде. – Зилә Камилевна! Сезнең җитәкче­-лектәге педагогик коллектив вәкиллә­ренең уңышлары тагын да күбрәк бит. Аларны да исемләп үтик әле. – Педагог һөнәренең абруен күтәрүдә аның иҗади потенциалын үстерүгә юнәл­тел­гән чаралар да мөһим роль уйный. Шу­шы юнәлештә бездә ел саен һөнәри бәйге­ләр үткәрелә. Шулардан иң мөһимнәрен билгеләсәк, республика педагогларының “СОТЫ” марафоны, “Башкортстанның ел укытучысы” һәм “Ел педагогы” ярышларын телгә алыр идем. Соңгы елларда безнең педагоглар бу бәйгеләрдә югары нәтиҗәләр күрсәтә. “Башкортстанның ел укытучысы” бәйгесендә Караиделнең 1нче мәктәбе укытучысы Зарина Галләмова җиңеп чыкса, “Урыс теле һәм әдәбияты ел укытучысы” конкурсының аерым номинациясендә Кортлыкүл мәктәбе педагогы Кадрия Нухова, “Дистанцион белем бирү укытучысы” бәйгесендә Байкыбаш мәктәбенең информатика укытучысы Дилара Сәмигуллина җиңү яуладылар. “Татар теле һәм әдә­бия­ты” республика конкурсында безнең Яугилде мәктәбе башлангыч сыйныфлар укытучысы Эльза Закирҗанова лауреат булды. Алар барысы да Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Почет грамотасы белән бүләкләнде. – Зилә Камилевна, татар халкы бик күп яшәүче районда туган тел һәм әдәбият укытылу мәсьәләсенең ничег­рәк торуы турында да сөйләп үтсәгез иде? – Караидел районында татар, башкорт һәм мари телләре туган тел буларак укытыла. Шулардан Байкыбаш, Кортлыкүл, Яугилде һәм Уразай мәктәпләрендә 20 сыйныфта 151 бала татар телен туган тел буларак өйрәнә. Сабыйларыбызга туган телебезнең бөтен матурлыгын, гүзәллеген, ягымлылыгын, байлыгын өйрәтү-аңлатуда безнең югары белемле, зәвыклы, тәҗрибә­ле укытучыларыбыз Ләлә Гәрәева, Раушания Сафина, Резида Камалова һәм Дилара Суфиярова җиң сызганып эшли. Аларның хезмәт уңышлары да сокланырлык, шуңа да бу фидакарь педагог­лары­бызның укучылары төрле бәйгеләрдә призлы урыннар яулап кына тора.– Аларга бу нәтиҗәләргә ирешер өчен тиешле шартлар да кирәк бит әле. Югарыда телгә алынган форумда әйтелүенчә, бу елның максаты – укытучыга уңайлы эше, һөнәри үсеше өчен шартлар булдыру, аларны социаль яклауны көчәйтү. “Иң мөһим мәсьәлә­ләрнең берсе – укытучыларга һәм укучыларга уңайлы шартлар булдыру, – диде “Мәгарифтә күтәрелеш!” форумында республика җитәкчесе Радий Фә­рит улы. – Мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча Президент программасы ярдәмендә безнең балалар өчен лаеклы шартлар булдырыла. Узган елда республикада 63 мәктәп бинасы яңар­тылса, быел программа исәбенә 4,3 миллиард сумга 77 мәктәп бинасы яңар­тылачак”. Бу юнәлештә, белүе­безчә, Караидел районында да эшләр киң җәелдерелде. – Әйе, без мәгариф инфраструктурасын яңарту, яхшырту буенча даими эшлибез, ел саен капиталь һәм агымдагы ремонтны вакытында үткәрергә тырышабыз. Үткән елда Яугилде, Әтнәш мәктәпләрендә ремонт үткәрелде. Шуны да билгеләү мөһим: моңа гадәти төзекләндерү эшләре генә керми, бер үк вакытта яңа җиһазлар һәм уку әсбаплары да кайтарыла, укучыларның хәвефсезлеген тәэмин итү буенча эшләр дә башкарыла. Ә инде педагог һөнәренең абруен күтәрү буенча эшчәнлеккә килгәндә, моңа укытучыларның иҗади потенциалын үсте­рүгә юнәлтелгән чаралар да булышлык итә. Без алар нәтиҗәсендә иң яхшы укытучыларны һәм тәрбиячеләрне әхлакый һәм матди яктан дәртләндерергә омтылабыз. Бу җәһәттән ел саен һөнәри конкурслар оештырыла, укытучыларны төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә катнаштырырга тырышабыз. Дөресен генә әйткәндә, һөнәри конкурслар ул бит иң яхшы укытучылар өчен җитди иҗади сынау гына түгел, бу һөнәри компетенцияләрне үстерү мөмкин­леге дә, үзеңнең педагогик стилеңне күр­сәтә белү дә, үз осталыгыңның серләре белән уртаклашу да, көндәлек эштә гади булып тоелган нәрсәләрнең гадәти булмаган якларын ачу да, үз тәҗрибәңне заманчарак, тулырак, мәгънәлерәк итү дә. Нәтиҗәдә, педагогның фидакарь эшчәнлеге аның укучыларының яуланган үрләрендә чагыла, шуның өчен дә укучыларның уңышы – безнең дә уңыш ул!– Шул уңышларның быелгысын барларга әле иртәрәк, шуңа былтыргыларына күз салып үтик әле. – Былтыр район мәктәпләрендә гомуми урта белем алуны 88 укучы тәмамлады, шуларның 13енә “кызыл” аттестат һәм “Уку­да аерым уңышлары өчен” медале тап­­шырылды. Алардан тыш, 14 укучы Бердәм дәүләт имтиханнарында югары нәтиҗәләр күрсәтте, ягъни 81дән артык балл җыйды.Казанышлар турында сөйләгәндә шуны истә тоту мөһим: һәр уңай нәтиҗә артында укытучыларның, тәрбиячеләрнең, өстәмә белем бирү педагогларының авыр, җавап­лы, көндәлек киеренке һөнәри хезмәте ята. – Илебездә, республикабызда һәм аның һәр районында Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан илкүләм игълан ителгән “Мәгариф” гомумдәүләт проекты гамәлгә ашырыла. Зилә Камилевна, Караиделдә аның нинди юнәлеш­ләренә өстенлек бирелә? – Аңлашылуынча, моңа Караидел районында да зур игътибар бирелә. Мәгариф бүлеге линиясе буенча бездә төп игътибар өч төбәк проектына юнәлтелгән. “Заманча мәктәп” – табигый-фәнни һәм технологик юнәлешле “Үсеш ноктасы” үзәкләре булдыруны, “Белем бирүдә санлы мохит” – яңа модель булдыру максатында гомуми белем бирү учреждениеләрен заманча корылмалар белән җиһазландыруны, ә “Һәр баланың уңышы” проекты гомуми белем бирү учреждениеләрендә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен тиешле шартлар булдыру һәм яңартуны, укучыларга иртә һөнәри юнәлеш бирү буенча эшчәнлек алып баруны күз уңында тота. – Бу ел ил күләмендә “Педагог һәм остаз елы” дип игълан ителде. Шушы факт үзе генә дә Русия җитәкчелегенең мәгарифкә аеруча игътибар бирүе турында сөйли. – Әйе, шөкер, соңгы елларда тармакка игътибар илнең яңа тарихында бервакытта да булмаганча зур. Моны без эшебездә дә һәрдаим тоябыз, шуңа да хәстәр­леккә фидакарь хезмәт белән җавап би­рергә тырышабыз. “Педагог һәм остаз елы” кысаларында да районда максатлы эш алып барыла, педагоглар һөнәри осталыкны арттыруга багышланган бәйгеләрдә катнаша. Республика күләмендә үткәрелгән “Башкортстанның белем бирү оешмаларында остазлыкның нәтиҗәле практикалары” конкурсында безнең районнан 2нче балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе Лилия Дәүләтшина презентациясе белән чыгыш ясады һәм лауреат исеменә лаек булды.Гомумән, район мәгариф системасын үстерүнең төп стратегиясе һәр укучыга сыйфатлы белем бирүгә, сәләтен мәктәп эскәмиясеннән үк ачарга, моның өчен тиешле шартлар булдыруга юнәлтелгән. Һәм бу бурычны районның педагогик коллективы лаеклы үтәп килә. – Эчтәлекле әңгәмә өчен зур рәхмәт, Зилә Камилевна! Районның барча укытучыларын уку елы тәмамлану, соңгы кыңгырау белән котлыйбыз, ә укучыларга чыгарылыш имтиханнарында уңышлар телибез!Фәнис ГӘРӘЕВ.