Миллионлаган ватандашларыныкы кебек үк, аның да яшьлеге дәһшәтле Бөек Ватан сугышы елларына туры килә. Әлфир Зиннәтулла улы 1938 елның 3 сентябрендә Благовар районының Абзан авылында дөньяга килгән. Тәүдә — Абзан мәктәбен, аннары Башкортстан кооператив техникумын, Мәскәүдә сәүдә институтын тәмамлый. Сәүдә тармагында, соңрак җиңел сәнәгать системасында җаваплы вазыйфаларда эшли. Хаклы ялга киткәнче “Союзпромвнедренис” берләшмәсендә республика бүлекчәсе җитәкчесе булып хезмәт итә.Гомер буе сәүдә системасында эшләгән Әлфир абый 90нчы елларда милли хәрәкәткә тартылды, морзалык тамырлары үзенекен итте.Әлфир Зиннәтулла улы үзен морза нәселе дәвамчысы итеп таныды. Аның күңелендә горурлык хисе белән бергә, милләт, аның киләчәге өчен җаваплылык зур иде. Милли мәсьәләләр белән 1993 елдан башлап шөгыльләнде. Тәүдә ул республиканың “Татар морзалары мәҗлесе” эшендә катнашты. 1998 елдан “Мирас” татар милли-мәдәни үзәген оештырып, аның рәисе итеп билгеләнде һәм гомеренең соңгы көненә кадәр шул оешмага тугры булып калды. Аның тырышлыгы белән республикабызның йөзек кашы булган күп күренекле шәхесләр, милли батырлар, рухи хәзинәләр турындагы язмалар матбугатта дөнья күрде.“Милләтнең тамырлары авылда булуын онытырга ярамый. Тел һәм гореф-гадәтләр, башлыча, авылда саклана. Авыл кешесе туган якның, туган туфракның, ата-ана нигезенең нинди зур әһәмияткә ия булуын яхшы аңлый. Шуңа да авылларны сакларга кирәк”, — дип әйтә иде ул.Тынгысыз җанлы милләттәшебез гомеренең соңгы көненә кадәр җимешле эшчәнлек алып барды. “Халкыма якты киләчәк юрыйм”, — дип әйтергә ярата иде ул. Үзе исән чакта ук кылган эшләре белән үзенә һәйкәл куйды.Онытмыйбыз, хәтерлибез. Авыр туфрагы — җиңел, урыны оҗмахта булсын.Дамир Шәрәфиев.