Николо-Березовка авылында яшәүче Флүс Якупов белән Краснокама районы гәзите редакциясендә эшли башлавымның беренче көннәрендә үк таныштык. Гәзит битләрендә басылган мәкаләләремне укыган да, аларның авторы белән танышу максатында редакциягә килгән. Яңа танышым миңа беренче күрешүебездә үк ошады. Бик пөхтә итеп киенгән, үзе гел елмаеп кына тора. Ул миннән 8 яшькә өлкәнрәк. Шуңа аны яратып “Абзыкай” дип атадым.Флүс Мәрһәм улы — районда билгеле шәхес. Авыл эшчәннәре аны — белемле агроном, өлкән яшьтәгеләр – КПРФ район комитеты секретаре, ә сәхнә сөючеләр район халык театрының иң оста артистларының берсе буларак беләләр. Гамәлдәге ел Флүс Мәрһәм улы өчен аеруча истәлекле. Шушы көннәрдә ул 75 яшьлек олуг юбилеен билгели. Ә һәр юбилей ул – узган тормыш юлын күздән кичереп, кайбер йомгаклар ясау һәм киләчәккә бурычлар билгеләү өчен бик яхшы сәбәп.Данлы игенчеләр төбәге – Илеш районында якты дөньяга аваз салган ул. Әтисе Мәрһәметдин Якуп улы үз заманы өчен мәгълүматлы гына кеше булган. Фин һәм Бөек Ватан сугышларында катнашып, туган якларына 1947 елда гына кайткан. Авылдашлары аны шунда ук колхоз рәисе итеп сайлаган. Гомеренең соңгы елларында ферма мөдире булып эшләгән.Ходай Тәгалә Флүскә бик авыр язмыш сайлаган, күрәсең. Улын тудырып, 20 көн үтүгә әнисе вафат була. Барысы да, малай яши алмас, үләр, дип уйлый. Күпләр аның шулай булганын, бәлки, көткәндер дә. Ләкин сабыйны әтисе ягыннан дәү әнисе үз канаты астына сыендыра һәм аякка бастыра. Бер елдан соң әтиләре йортка яшь хатын алып килә һәм гаиләдә тагын бер ул һәм ике кыз туа.Сугышта алган яралардан Мәрһәметдин абзый 1960 елда бакыйлыкка күчә. Күз алдына китерергә дә куркыныч, 12 яшьлек малай тома ятим кала. Ләкин Флүс укырга карар итә. Туган авылында сигезьеллык мәктәп тәмамлагач, район үзәгендәге мәктәпкә тугызынчы сыйныфка бара.Урта мәктәп тәмамлаган егетне колхоз рәисе Фазылҗан Хөрмәтуллин чакырып ала да авыл хуҗалыгы институтының читтән торып уку бүлегенә керергә тәкъдим итә.— Колхозга югары белемле агроном кирәк. Әлегә клуб мөдире һәм китапханәче булып эшләп торырсың. Авыл хуҗалыгыннан бөтенләй аерылып бетмәс өчен колхозның комсомол оешмасына җитәкчелек итәрсең. Булдырырсың, дип ышанам! – ди колхоз җитәкчесе.1966 елда илнең барлык урта мәктәпләре дә унынчы һәм унберенче сыйныфлар укучыларын берьюлы чыгарды. Шул сәбәпле Башкортстан авыл хуҗалыгы институтына бер урынга ун гариза бирелгән иде. Шулай булуга карамастан, Флүс вузга шул елда ук кабул ителде. Чөнки мәктәптә бик тырышып укыган иде.Егетнең эше дә бик матур барды. Клубта драма түгәрәге оештырдылар һәм бәйрәмнәрдә спектакльләр күрсәтә башладылар. Төп рольләрне Флүс, нигездә, үзе башкарды. Аның күңелендә театрга мәхәббәт шул вакытларда кабынгандыр, күрәсең. Ул әле дә Краснокама районының халык театры әзерләгән спектакльләрнең һәрберсендә катнашу мөмкинлеге таба. Флүс Якупов бер үк вакытта колхоз яшьләренең алыштыргысыз лидеры булып та таныла.Колхоз рәисе сүзендә тора. Институтның икенче курсын тәмамлаган егетне орлыкчылык буенча агроном һәм трактор бригадасы хисапчысы вазыйфасына кабул итәләр. Ләкин анда да озак эшләү насыйп булмаган икән. Бер елдан соң Флүс Якуповны Госстрахның район инспекциясенә эшкә күчерәләр.1972 елда Краснокама районы яңадан оештырыла. Биредә белгечләргә кытлык бик зур була. Аларның зур күпчелеген республикабызның башка районнарыннан күчерәләр. Флүс Якуповка исә яңа оештырылган районда Госстрах район инспекциясе начальнигы вазыйфасы тәкъдим ителә.— Николо-Березовкага килеп төштем. Бөтен нәрсәне нульдән башларга туры килде. Район Советы башкарма комитеты бер бүлмә бирде. Шунда берәмләп агентлар һәм инспекторлар туплый башладым. Ул вакытта Госстрах иминиятләштерү өлкәсендә эшләүче бердәнбер оешма булып, аңа халык арасында ышаныч зур иде. Шуңа эш күләме гаять зур булды. Һәр йорт кына түгел, һәр абзар, һәр мунча, һәр сыер, һәр сарык һәм кәҗә страховкаланды бит... — дип искә ала Флүс Мәрһәм улы. Шул ук елда Флүс Якупов институт тәмамлый һәм аны районның авыл хуҗалыгы идарәсенә мелиорация буенча агроном итеп күчерәләр. Ул елларда Краснокама районында сугарулы җирләр мәйданы 3500 гектарга җитә. Бу республика районнары арасында өченче күрсәткеч була. Шуңа мелиораторларга эш күп була. Шунысын да аерым билгеләргә кирәк: сугарулы мәйданнар тулысынча колхоз-совхозлар карамагында була.1982 елның июнендә партия район комитеты Флүс Якуповны “1 Май” колхозына башлангыч партия оешмасы секретаре вазыйфасына тәкъдим итә. Хуҗалык коммунистлары бу тәкъдимне бертавыштан хуплый.Ул еллар илдә авыл хуҗалыгының чәчәк аткан чоры иде. “1 Май” колхозы районда гына түгел, республика күләмендә дә алдынгы хуҗалыкларның берсе иде. Колхоз рәисе Индус Бәхтиев яхшы белгеч һәм авыл хуҗалыгын оста оештыручыларның берсе иде. Хуҗалыкта машина-трактор остаханәләре һәм гаражлар, терлек абзарлары һәм социаль-мәдәни билгеләнештәге объектлар төзелде. Колхозчылар да яхшырак яши башлаган иде. Авылларда шәхси торак төзелеше киң колач алды.— “1 Май” колхозында эшләгән елларым турында күңелемдә якты хатирәләр генә саклана, — ди әңгәмәдәшем.Хөкүмәт карарына ярашлы, сугарулы мәйданнар колхоз-совхозлар балансыннан чыгарылды һәм Краснокама районында “Полив” берләшмәсе оештырылды. 1985 елда Флүс Якуповны аның директоры вазыйфасына күчерделәр. Ләкин “Полив”ның гомере бик кыска булды. 1989 елда аны яңадан таркаттылар.Нефтекама шәһәре дәваханәсенең баш табибы Фәрит Харисов Флүс Якуповны административ-хуҗалык частена өлкән инженер вазыйфасына чакырды. Флүс Мәрһәм улы бу вакытка халык белән эшләү буенча байтак тәҗрибә туплап өлгергән иде инде. Шуңа яңа урында беренче көннәрдән үк коллектив белән уртак тел тапты. Өстәвенә, медицина учреждениеләрен ремонтлау буенча кооператив оештырып, яңача эшли башладылар. Шуңа Флүс Мәрһәм улы биредә лаеклы ялга чыкканчы эшләргә җыенып беткән иде инде.Ләкин 1994 елда Краснокама районы хакимияте башлыгы Мәхмүтҗан Идрисов аны район авыл хуҗалыгы идарәсенә агроном-мелиоратор итеп чакырды. Флүс Якупов Мәхмүтҗан Мөдәрис улының чакыруын кире кага алмады. Күңеле дә җиргә тартыла иде.2001 елда Флүс Якуповны район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш агрономы итеп үрләттеләр, ә тагын бер елдан соң районның җир төзелеше һәм җир мәсьәләләре буенча дәүләт комитетына баш белгеч итеп тәгаенләделәр. Бу комитетның да эшен нульдән башларга туры килде.2005 елда Флүс Якуповны “Башкортстан” агрохимия хезмәте үзәге” Федераль дәүләт идарәсенә эшкә күчерделәр. Биредә ул 2008 елда лаеклы ялга чыкканчы эшләде. Флүс Мәрһәм улының хезмәт юлы белән танышканнан соң кайбер гәзит укучыларда, аеруча яшьләрдә, “бу абзый бер урында да 3-4 елдан озак эшләмәгән, җилкуар булгандыр, ахры”, дигән фикер тууы да ихтимал. Ләкин өлкән буын яхшы хәтерлидер, бездән беркайчан да кайда эшләргә теләгебез булуы турында сорап тормадылар. Партия кая кушса, шунда җиң сызганып эшләдек. Мәсәлән, Флүс Якуповның хезмәт кенәгәсендә “шәхси гаризасы нигезендә эшкә кабул ителде яисә вазыйфасыннан бушатылды”, дигән язма юк. Барлык урында да “күчерелде” дип язылган.Гәзит укучыларны Флүс Мәрһәм улының гаиләсе белән дә таныштырмасам, сурәтләмәм тулы булмас кебек. Хәләл пары Рузилә Габидулла кызы белән алар 1970 елда өйләнешә. Ул гомере буе бухгалтер булып эшләде. Гаиләдә кыз һәм ул үстерделәр. Кызлары Светлана салым инспекциясендә эшли, уллары Айрат Себер нефтен үзләштерүдә тырышлык сала. Флүс Мәрһәм улы — өч оныкка яраткан дәү әти. Шунысы кызганыч: бүгенге бәхетле көннәрне Рузилә Габидулла кызы гына күрә алмый, бер ел элек каһәрле авыру аны безнең арабыздан алып китте. Күптән түгел Светлана белән Наилнең улы, Флүс Мәрһәм улының оныгы Таһир өйләнде. Димәк, тормыш дәвам итә. Флүс Мәрһәм улы оста бакчачы да. Ул төрле тәҗрибәләр үткәрергә, белгәннәрен башкалар белән ихлас уртаклашырга ярата. 2010 елда ул бакчасында 1,6 килограмм авырлыктагы помидор үстереп, республика конкурсында 3нче урын яулаган иде. Бу шатлыгын ул “Аргументы и факты” гәзитен укучылар белән дә уртаклашты. Ә узган елда бер төптән 5,8 килограмм бәрәңге үстереп алып, “Аргументы и факты” атналыгы оештырган конкурста җиңүче булды.Краснокама районының халык театрында Флүс Якупов 45 ел дәвамында уйный. Быел театр Әминә Яхина әсәре буенча спектакль куйды. Аны Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин да карады һәм Флүс Якуповка Конгрессның Рәхмәт хатын тапшырды.Флүс Мәрһәм улының югары дәүләт бүләкләре байтак. Орден-медальләре дә бар. Ләкин “Татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган зур эшләрегез өчен” диелгән Рәхмәт хаты — алар арасында күңелгә иң якыны. Чөнки Флүс Мәрһәм улы аны халык бәһасе буларак кабул итте. Район үзәге Николо-Березовкада берничә ел инде пенсионерларның “Оптимист” клубы уңышлы эшли. Флүс Якупов — шушы клуб әгъзасы. Алар атнага ике тапкыр “Прикамье” физкультура-сәламәтләндерү комплексында җыела. Тәүдә төрле физик күнегүләр ясыйлар, волейбол, башка төрле спорт уеннары уйныйлар, аннары бассейнда йөзәләр. Клуб әгъзалары төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча шимбә һәм якшәмбе өмәләрендә, башка эшләрдә актив катнаша. Туган көннәрне һәм төрле бәйрәмнәрне дә бергәләп билгелиләр. Болар барысы да өлкән яшьтәгеләр арасында сәламәт рух тәрбияләүгә, һәрвакыт сафта булырга ярдәм итә.1978 елдан Флүс Мәрһәм улы һәр көн саен һава торышы көндәлеге алып бара. Шулар нигезендә ул алдагы чорга да көн торышын билгели ала. Быел язның иртә килүе халык арасында төрле шик-шөбһәләр тудырды. Җәй бик эссе киләчәк, нәтиҗәдә, моңа кадәр күрелмәгән корылык булачак, дигән фаразлар да бар.— Борчылырга урын юк. Җәй бик яхшы киләчәк. Тукаебыз язганча, “җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында явачак!” Игеннәр дә, яшелчә-җимеш тә күкрәп уңачак, — дип куандырды хезмәт ветераны. Миңа исә: “Юраганнарың юш килеп, көзен сиңа рәхмәт әйтергә насыйп булсын, Абзыкай!” — дип теләргә генә кала.Рим ӘХМӘТОВ,Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре,Әнгам Атнабаев исемендәге әдәби премия лауреаты.