Һәр кеше гомер бәйрәме якынлашканда, узганына байкау кылып, нәтиҗәләр ясыйдыр. Без дә “Кызыл таң”ның күптәнге дусты, сәләтле артист һәм педагог Лениза Гайнетдинова белән янә бер очрашып, аның тормыш юлына байкау ясадык, хәтер йомгагын сүттек, яшәешнең асылына төшенергә тырыштык.Баллы-майлы балачак“Балачагымны баллы-майлы дип хәтерләргә яратам һәм, әлбәттә, ул туган йортым, якыннарым белән бәйле. Мин Актаныш районының Кәзкәй авылында өч балалы гаиләдә төпчек булып дөньяга килгәнмен. Әнием Флүрә башлангыч сыйныфлар укытучысы, авылда иң абруйлы кешеләрнең берсе булды. Ул бик тә сәләтле иде. Үзе “Саратовский” гармунында уйнап, матур җырлый иде. Һәр бәйрәмгә безгә төрле костюмнар тегеп кидерә, аш-суга да осталарның остасы булды. Әнием балачактан артист булырга хыяллана, тик язмышы аны башка юл белән алып китә — ул гомере буена мәктәптә балаларга белем сабаклары бирде.Мине дә әнием укытты, мәктәптә исә ул минем өчен “Флүрә Госмановна” иде. Гаиләдә төпчек буларак, иркә дә идем. Шулай булуга карамастан, әни миңа карата таләпчән дә булды. Ул өйгә эшләремнең кайсын тырышып эшләмәгәнлегемне күзәтеп тора да икенче көнне шул фәннән миннән сорый иде. Әгәр дә инде, яхшы җавап бирсәм, “5”ле язылган кызыл төстәге медальне муеныма тагып кайтам. Берсендә әни миңа кара белән язылган “2”не тагып җибәрде. Үзе: “Бар, урамның уртасыннан кайт! Күрсеннәр икеле тагып кайтканыңны!” – диде. Мин гарьлегемнән урамның читеннән генә атлыйм, бераз баргач, медалемне икенче ягы белән борып куйдым. Өйгә кайтып җиткәндә әни инде бакча артыннан гына кайтып, әти белән мине каршы алды. Тагын шул ук сүзләр яңгырады: “Әнә, күр, кызыбыз “2”ле тагып кайтып килә!” – диде. Ә әтием мине һәрвакыттагыча, яклашты, кычкырмады да. Шушы вакыйгадан соң инде мин башкача “2”ле алганымны хәтерләмим.Әтием Мәүләви колхозыбызның иң уңган механизаторы булды. Үзе бик тә чибәр кеше иде. Әнием Минзәлә педагогия училищесыннан соң Кәзкәй авылына юллама белән эшкә килгәч тә ул аңа гашыйк була һәм чибәр кызның йөрәген яулап ала, һәм яшьләр озакламый өйләнешә. Алар икесе дә сәнгатьне ярата иде. Авылда узган чараларда катнаштылар, актив тормыш алып бардылар. Яңа ел бәйрәмнәрендә Кыш бабай белән Карсылу да әтием белән әнием булдылар. Алар ике арадагы мәхәббәтләрен гомерләренең азагына кадәр саклады. Әтием бакыйлыкка күчкәч, әнием ел ярым гына яшәде дә безнең арадан китте...Безне җәйге каникуллар вакытында әниемнең туган ягына – Илеш районының Торачы авылына кайтаралар иде. Анда инде без картәти белән картәнинең (мин аларны “ерак бабай”, “ерак әби” дип йөртә идем) назлы, җылы, игътибарлы канатлары астында август азагына кадәр яшибез. Табигатьнең искиткеч матур почмагына урнашкан, таулы, куе урманлы, җиләк-җимешкә бай Торачы безнең өчен әкияти дөньяга тиң булды. Картәтием Госман умартачы иде. Аныкы кебек тәмле, хуш исле балны мин башкача авыз иткәнем юк. Җиләк-җимеш җыеп, аны киптереп, туган йортыбызга да алып кайта идек. Торачы янында аккан Әвешле елгасында су коена идек.Әйткәндәй, туган авылым янында аккан Сөн елгасында гомерем өзелә яза. Миңа өч яшьләр булганда, апам Лилиягә ияреп, су коенырга төшкәнмен. Ул дус кызлары белән елгага кереп киткәч, апамнан бер генә дә калышырга яратмаганга күрә, мин дә кереп киткәнмен һәм бата башлаганмын. Чәбәләнгәнне һәм батканымны күреп, абыем Дилшат судан алып чыгып, мине коткарган. Бу хәлнең булганын без, өч бертуган, әти-әнигә әйтмәскә сүз куештык. Инде мин буй җиткергәч кенә аларга бу хакта сөйләп, шаккатырдык.Алда әйткәнемчә, мин төпчек кыз буларак иркә идем. Торачыда берәрсенә үпкәләсәм, әнигә дип җыеп киптергән шомыртымны төенчеккә төйни идем дә, Кәзкәйгә кайтам дип, үзем чыгарган җырны җырлый-җырлый кайтып китә идем. Бераздан мине эзләп, ерак бабай килеп, кире алып кайта иде. Хәзер шулай үпкәләп, холыксыз булганым өчен әти-әнием һәм якыннарым алдында бик тә кыенсынам. Тик соң инде – алар якты дөньяда юк...Татлы хыялга илткән юлҮз-үземне белгәннән бирле мин сәхнә ясап, үтүкнең шнурын тотып, я җырлый, я шигырь сөйли идем. Дөресрәге, апам Лилия белән икәүләп сәхнәдән төшми идек. Авыл клубында Мәгис абый Әһлетдинов спектакльләр куя иде. Аларда безне дә һәрдаим катнаштырды. Лилия апамның да хыялы артист булу иде. Тик әти-әни аның бу хыялына каршы төште. Ул да әни кебек укытучылыкка китте. Шулай да ул үзенең балачак хыялын тормышка ашырды: хәзер ул — Актаныштагы “Агыйдел” җыр-бию ансамбле директоры.Сигезенчене тәмамлагач, әти-әнигә сәхнә юлын сайлаячагымны әйттем. Минем теләккә каршы килүче булмады. Тик ул елда Казан театр училищесына кабул итү юк иде. Шуңа күрә мин тугызынчы сыйныфтан соң хыялымны тормышка ашырыр өчен, әнием теккән ефәк күлмәк киеп, чәчемне тасма белән үреп, Казанга юлландым. Имтиханнарның берсенә абыем Дилшатны да чакырдым. Аның Авыл хуҗалыгы институтында укып йөргән чагы иде. Абыем гармунда уйнады, мин кашык сугып, “Ай былбылым” җырын башкардык.Шулай ике имтиханнан соң абыем Марсель Сәлимҗановның: “Бу кыздан авылның сөт исе килә. Укырга алырга кирәк”, – дигәнен ишетә. Шул ук көнне имтиханнар кабул итүчеләрнең берсе аңа: “Сеңлегезне иртәгә шәһәрчәрәк киендереп алып килегез”, – ди. Абыем дуслашып йөргән кызыннан күлмәк алып, миннән шәһәр кызы ясап, имтиханга килдем. Менә шулай укырга кердем. Бик яратып, тырышып укыдым. Ялларга кайтканда әтием мине Актаныш аэропортында шоколад белән каршы ала, шоколад биреп, озатып куя иде. Абыем да матди яктан ярдәмләште. Казанда укыган чагым – тормышымның иң матур чакларының берсе булып күңел түрендә саклана.Укуны тәмамлагач, Кәрим Тинчурин исемендәге театрга эшкә тәгаенләндем. Мин килгәндә бер хатын-кыз артист декрет ялына киткән иде. Аның урынына мине куйдылар һәм мин бик тиз арада алты рольне ятлап, эшләп, театр белән Үзбәкстанга гастрольләргә киттек. Ул чакта мин Исламия апа белән Хәлил абый Мәхмүтовлар һәм башкалар ярдәмен, терәген нык тойдым.Минзәлә – язмышымӘйе, Минзәлә – минем язмышым. Тинчурин исемендәге театрда өч ел эшләгәч, туган якларыма кайтырга карар кылдым һәм Чаллыда яшәүче абыем янында тукталдым. Бераздан инде язмыш юллары мине Минзәлә татар дәүләт драма театры белән бәйләде. Иң беренче ролем Туфан Миңнуллинның “Китәр юлың еракмы?” спектаклендә Люция булды. Аны мин бик уңышлы башкарып чыктым, шуның өчен дә театр директоры хезмәт хакымны сиксәннән йөз сумга күтәрде. Әлеге театрда күпсанлы образлар иҗат иттем, йөзеп эшләдем. Оештыру сәләтемне дә читкә куймыйча, театрның гастрольләрен дә оештыруда булыштым.18 ел ал-ял белмичә эшләгәннән соң, мин театрдан китәргә мәҗбүр ителдем. Моның сәбәпләрен бүген сөйлисем килми. Узган авырлыклар, кимсенүләр мине ныгытты. Ә менә кешеләргә ышанычым кимеде. Мин болар хакында бүген тыныч кына сөйли алам, ә теге чакта үз-үземә кул да сала язган идем...Һәр авырлыктан соң җиңеллек киләКешеләр авырлык белән сынала һәм алар аны үз иңнәрендә күтәргәндә ныгый. Лениза Гайнетдинова белән дә шулай була. Тормышының авыр чагында ярдәм кулы сузучыларның берсе – ире Символ.– Тормыш юлымда киң күңелле, сәләтле, бала җанлы Символны очратуыма бәхетлемен. Аның белән кавышып, гаилә корып, кызыма әти булганына иремә һәм Ходаема чиксез рәхмәтлемен.Әдилә тугызынчыны тәмамлагач, Яр Чаллы педагогия колледжына укырга керде. Символ белән минем эшләр дә гөрләп барды. Ирем Яр Чаллы татар драма театрында, балалар өчен эшләп килгән “Символ” театрында да эшләде, ә мин “Эврика” мәдәни үзәгендә режиссер булып эшләдем.Әдилә укуын тәмамлагач, Уфа сәнгать институтына укырга керү теләген белдерде. Башкортстан башкаласына кызымны имтиханнар бирергә алып бардык. Язмыш безне ул вакыттагы “Нур” татар дәүләт театры директоры Урал Гыйрфатуллин белән очраштырды. Шулай итеп, Әдилә Уфа сәнгать институтының театр факультетына укырга керде, ә без Символ белән “Нур” театры артистлары булып эшли башладык. Нәкъ шушы театрда эшләп, “Башкортстанның атказанган артисты” дигән мактаулы исемгә лаек булдым, – ди Лениза Мәүләви кызы.ӘдиләКемнеңдер тормышы гел генә бәхеткә, уңышка төренеп, әллә ни авырлыклар күрмичә генә уза. Ә кайберәүләрнең тормыш юлы бер ак, бер кара була шул. Башкортстанга күченеп, иҗат даирәсенә чумып эшли башлагач, Гайнетдиновлар гаиләсе фаҗигагә тарый.– Әдилә кечкенәдән бик сәләтле бала булып үсте. Төрле конкурсларда катнашып, җиңүләр дә яулады. Ике республика районнарына Сабантуйларга да чыгыш ясарга чакыралар иде. Әдилә икенче курста укыганда Мөслим районы Сабантуена чакыру алдык һәм юлга чыктык. “Күрәчәгеңне күрми – гүргә кереп булмый” дигәннәре хак булып чыкты. Без авариягә тарыдык һәм иң нык имгәнгән пассажирларның берсе Әдилә иде. Аның умыртка сөяге сынып, ул урынга калды. Балама я басып торырга, я ятып торырга гына ярый иде. Бик озак дәваханәдә ятып, әкренләп кенә аякка басты. Бу авариядән соң кызымның исән калуына, янә аякка басып, укуын тәмамлавына, кияүгә чыгып, балалар тудыруына Хак Тәгаләгә рәхмәтлемен.“Кызыл таң” һәм “Символ” белән “Өмет”Лениза белән Символ Гайнетдиновлар — “Кызыл таң”ның тугры һәм якын дуслары. Республиканың төрле районнарында гәзитебез үткәргән чараларда, концертларда алар һәрвакыт теләп катнаша. Кайда гына чыгыш ясасалар да, алар үзләренең чагу, матур чыгышлары белән тамашачы күңелен яулый.Мәгълүм булуынча, Уфада 84нче һәм 65нче Татар гимназияләре эшли. Менә шушы ике мәктәптә дә укучыларга татар теленә, театр сәнгатенә сөю “Символ” театр-студиясе белән “Өмет” балалар театры аша да бирелә. Аларның җитәкчеләре – Татарстанның атказанган артисты Символ Гайнетдин-Агыйделский һәм Лениза Гайнетдинова. Алар икесе дә — балалар белән уртак тел табып, сәләтләрен ачып, туган телнең матурлыгын театр сәнгате аша җиткерүче. “Символ” театр-студиясенә йөреп, сәхнәдә беренче адымнар ясаганнар арасында инде артист һөнәрен сайлаучылар да бар. Бу янә бер тапкыр Лениза һәм Символ Гайнетдиновларның һөнәри осталыкларын ассызыклый һәм үз милләтен җаны-тәне белән сөйгәнлекләрен дәлилли.Киләчәккә өмет белән атлыймӘңгәмәбез ахырында Лениза Мәүләви кызы белән аның юбилей кичәсе хакында да сөйләштек. Бу күркәм чарага аның иҗатын яратучы, хөрмәт итүче тамашачысы, иҗатташ дуслары, якыннары чакырылган.– Мин гәзит укучыларга, тамашачыма, якыннарыма, дусларыма әйтер сүземне Алсу Гаязетдинова шигыре аша җиткерәсем килә:“Мин бәхетле”, – диямчын күңелдән,Үткәннәрем телми бәгырьне.Киләчәккә өмет белән атлыйм,Ә бүгенгесе шундый кадерле.Аллаһка шөкер, якындусларым бар,Чын дуслыкның кадерен белүче.Ирем, кызым, оныкларым,туганнарым бар,Шатлык, кайгыларны белүче.Сагынганда Туган нигезем бар,Илһам бирер туган илем бар,Оҗмах кебек туган җирем бар,Балдай татлы туган телем бар.Бәхетемә шөкер итә-итәГомер юлын үтеп барышым.Җирдә үткән һәрбер көнем өченРәхмәт сиңа, рәхмәт язмышым!” – дип сәнгатьле итеп шигырь юлларын укып ишеттерде Лениза Мәүләви кызы.Менә шулай, тормышның, язмышының сынаулары каршында бирешмичә, киресенчә, алардан фәһем алып, булганына шөкер кылып, рәхмәтле булып, үзе салган юл буйлап киләчәккә өмет белән атлый ул. Лениза Гайнетдинова — халкы өчен армый-талмый хезмәт куючы артист һәм шул ук вакытта сөекле ир хатыны, назлы әни һәм Сәйдә, Аишә, Камил оныкларына җан атып торучы нәнәй дә.Зөһрә ИСЛАМОВА.