"Улым туганда иремә бөтенләй охшамаган иде. Ирем коңгырт күзле, кара чәчле. Ә улыбыз яшел күзле, алтын төсендәге чәчле. Бианам иремә көн саен бу баланың аларныкы түгеллеген әйтеп килде. Ә мине "йөреп табуда" гаепләде. Кешедән качып, шәһәргә барып, хәтта ДНК тесты да үттек. Шунда улымның әтисе ирем икәнлеген расладылар. Әмма бианам мине лаборатория хезмәткәрләрен сатып алуда гаепләде. Имеш, мин аларга зур күләмдә акча биргәнмен, алар кирәкле документ эшләп биргәннәр. Күпме елаганымны үзем генә беләм. Ирем исә минем яклы да кебек иде. Әмма, барыбер, әнисенә каршы сүз дәшмәде. Иремнең сеңлесе бар. Ул, кияүгә чыгып, кыз бала тудырды. Менә ул баланы бианай үзе тудырган диярсең! Йөзе, гәүдә төзелеше, хәтта карашы да аныкы. Әлбәттә, бианайның "любимчыгы"на әверелде ул. Бәйрәмнәр саен аңа зур-зур бүләкләр алып бирде, болай да кием-салым, уенчыклар ала иде. Ә безнең улыбызны туган көне белән шалтыратып котларга оныткан чаклары да булды. Хәзер улыбызгә 10 яшь. Үсә бара ул әтисенә охшый башлады.