Безнең илдә пионер оешмасының искиткеч бай тарихы бар. Узган елда Бөтенсоюз пионер оешмасы төзелүгә 100 ел тулды. Элекке ялкынлы пионер оешмалары турында укучылар хәзер өлкәннәрдән ишетеп кенә белә. Ә өлкәннәр, үз чиратында, пионер сафына алынган һәр укучының яхшы укырга тырышуын, җәмгыятькә файдалы эш башкарырга омтылуын, туган Ватаны, аның халкы өчен җанын фида кылырга да әзер булып үсүе турында сагынып искә ала.Билгеле булуынча, Пионерия көне уку елы ахырына туры килә, шуңа да нәкъ бу көнне һәр сыйныфның уку һәм иҗтимагый тормышына нәтиҗә ясала, иң яхшы пионер отрядлары билгеләнә. Ә кичен учак янына җыелган кызлар һәм малайлар пионер, хәрби-патриотик һәм турист җырларын башкара иде.Әйтергә кирәк, бүген дә беренче пионерлар кабызган утлар сүнмәгән әле, ул заманча сулыш белән яшәвен дәвам итә. Республикада “Башкортстан пионерлары” оешмасы сакланып калган мәктәпләр булуы — бик шатлыклы күренеш. Күптән түгел Балтач районында эш сәфәре белән булганда пионерлар оешмалары эшләп килгән мәктәпләрдә якты уй-максатлар белән янып йөрүче, галстукка тугры калган кызлар һәм малайлар белән танышып кайттык. Балтач 2нче мәктәбендә “Муса Гәрәев” исемен йөртүче пионер оешмасында 8 отряд булса, 198 укучы пионер сафында тора. Тиздән бу мәктәптә пионерлар тагын да артачак, 19 майда янә өч сыйныфны — 4нчеләрне тантаналы рәвештә “Башкортстан пионерлары” оешмасы сафына кабул итәчәкләр. Без барганда галстуклы кызлар һәм малайлар 9 Май бәйрәменә әзерләнә иде. Җиңү парадында катнашу да — пионерлар өчен зур горурлык!— Безнең дружина пионерлары төрле акцияләрдә актив катнаша. “Тимур командасы” эшчәнлеген аерым билгеләп үтәсе килә. 7нче “А” сыйныфындагы 24 укучының барысы да — “Тимур командасы”ның иң актив кызлары һәм малайлары. Бу пионерлар Бөек Ватан сугышы ветераны, элекке укытучы Әхнәф Мазһаровны шефлыкка алды. Ветеранга ярдәм кирәк булса, аның янына бик теләп ашыгалар. Әле күптән түгел генә бакчасын чүп-чардан тазартып, түтәлләр казып бирделәр. Башка укучылар да еш кына авылыбыздагы әби-бабайларның хәлен белергә йөри, кулларыннан килгәнчә ярдәм итә. Тирә-якны җыештыру эшен дә алар бик теләп башкара, — ди өлкән вожатый Гөлгенә Мусина.Балтач башлангыч мәктәбендә белем алучы тырыш, бердәм, актив пионерларга да сокланып кайттык без. Биредә 4нче сыйныфтан 36 укучы пионер оешмасы сафында тора. Бу кызлар һәм малайларны апрельдә тантаналы рәвештә пионерлар сафына кабул иткәннәр. 4нче “А” сыйныфы җитәкчесе Илүсә Сәетгалиева әйтүенчә, укучыларның актив, тәртипле булуында пионерлар оешмасының роле зур.Балтач районы мәктәпләрендә “Башкортстан пионерлары” оешмасы сафында торучы пионерлар саны елдан-ел арта баруы мактауга лаек. Алар чын-чынлап дружина утырышлары уздыра, алга бурычлар куя, аларны үтәү, мәсьәләләрне бергәләп хәл итүне кайгырта. Бу пионерлар — 100 ел элек нигез салынган изге, файдалы эшне дәвам итүчеләр.Тарихка күз салсак, 1922 елның 19 мае В. И. Ленин исемен йөрткән Бөтенсоюз пионер оешмасының туган көне, дип игълан ителә. 1923 елның май башында Уфада комсомолның 1нче шәһәр райкомы район пионер оешмасы төзергә кирәклеге турында карар кабул итә. Бу эшне башкарып чыгу Саша Карабинцев, Лева Федосеев, Нюра Иванова, Витя Люзянин, Нуретдин Әхмәдиев кебек комсомол активистларына йөкләтелә. Алар эшче гаиләләр яшәгән барлык йортларда булып чыга. Балалар отрядларга зур теләк белән языла, әмма комсомолларга зур кыенлыкларга очрарга туры килә. Поплар, спекулянтлар, элекке буржуйлар надан әниләрне һәм әбиләрне куркыталар, имеш, пионер булырга язылсаң, балаларны гаиләдән тартып алачаклар һәм “Коммуния” дип аталган хәрби казармага алып китәчәкләр, диләр. Моның ялган икәнлегенә ышандыру җиңел булмый. Ничек кенә булмасын, отрядлар таралмый. Башкаларга үрнәк күрсәтү йөзеннән комсомолецлар иң башлап үз энеләрен һәм сеңелләрен пионер отрядларына яздыра.1923 елның 10 октябрендә Уфаның Пушкин урамындагы 96 санлы йортында тәүге мәртәбә шәһәрнең беренче пионер отрядының тантаналы рәвештә вәгъдә бирү сүзләре яңгырый. Пионерларга галстук тагалар, ә отрядка Кызыл байрак тапшырыла. Байракка пионер учагы чигеп ясалган һәм “Эшчеләр эше өчен көрәшкә хәзер бул!”дигән чакыру сүзләре язылган була.Совет чорында яшәешнең кайсы гына өлкәсен алсаң да, пионер оешмалары башкарган гүзәл гамәлләргә тап буласың. Пионерлар тирә-якны тәртиптә тотуда, кошларга оялар ясауда, кешеләрне укырга һәм язарга өйрәтүдә күп эш башкара. Аларның “Һәр гаиләгә — гәзит” дигән девизы халыкка гәзит-журналлар таратуда зур ярдәм була. Авылларда колхозлар оештыру, кош-корт үрчетү, яшелчә үстерү, басуда югалтуларга юл куймау пионер отрядларының төп бурычына әверелә. Моннан тыш, алар тимер-томыр, макулатура, сөяк, иске-москы чүпрәк җыя, йорт алларын яшелләндерә, балалар бакчаларына уенчыклар ясап бирә. Илнең оборона куәтен ныгытуда да пионер отрядлары актив катнаша: төз ату буенча ярышлар оештырыла, сигнал бирү осталыгын үзләштерәләр.Бөек Ватан сугышы башлангач, пионерларның төп девизы булып “Фронтка киткәннәргә алмашка!” тора. Алар авыл хуҗалыгы эшләрендә, сугышчыларга посылка җибәрүдә, госпитальләрдә дежур торуда, фронтовик гаиләләренә ярдәм күрсәтүдә актив катнаша.Пионерлар арасында сугышчылар белән бергә фронтта геройларча батырлыклар күрсәтүчеләр дә бар. Леня Голиков, Марат Казей, Валя Котик, Зина Портнова кебек герой-пионерларның исемнәрен бүген дә укучылар яттан белергә, аларның батырлыклары турында укырга, фильмнар карарга тиеш.Шунысы мөһим: ил тарихында тирән эз калдырган пионерларны бүген дә һәр мәктәп укучысы белеп үссен, онытмасын иде. Фото: Динар Кәлимуллин.