Җырчы Ләйсән Гыймаева белән алып баручы Булат Бәйрәмовларның өченче кызлары Зәйнәпкә кичә 5 яшь тулган. Гаилә төпчекләренең бәйрәмен бик зурлап, туганнарын, барлык дусларын җыеп, балалар өчен уен мәйданчыгында бәйрәм иткән. Ләйсән Гыймаева үзенең сторисларында Зәйнәпне йөрәк астында йөртү һәм табу мизгелләрен исенә төшерә. Үзе сөйләвенчә, җырчының өченче бәбие белән йөклелек чоры шактый авыр узган. «Өченчегә бәби көтү җиңел генә үтмәде минем. Аннан алдагысы төште («замершая беременность» булды). Зәйнәп белән срогым 36 атна булганда, генетиклар: «Яшең бар», «УЗИда балаңның борыны бәләкәй» дип куркытып бетерделәр. Борчуларымны сизермәдем, теләдем, сорадым, көттем. Зәйнәп бик көттереп кенә, 41 атна узып, әнисен 20 килограмга тазартып бетергәч кенә туды. Кечкенә борынын күрсәтеп, апаларын сөендереп, бу дөньяга аваз салды», – дип язган ул. Ләйсән Зәйнәпне имезеп утырган бик ихлас фотосын да куйган. «Әле монда «бер җирем» исән. Рәхәтләнеп имездем. Кызлар, сау-сәламәт булганда, яныгызда терәк
Ләйсән Гыймаева: «Өченче бәбиемне табу җиңел булмады. Аннан алдагысы төште...»
18 мая 202318 мая 2023
1
1 мин