Чара 20 майга кадәр дәвам итәчәк. Күргәзмә кысаларында азык-төлек продуктлары һәм эчемлекләр, азык-төлек һәм төргәкләү җайланмалары экспозицияләрен карау булачак. Делегация шулай ук чараның эшлекле өлешендә, аерым алганда, азык-төлек сәнәгате глобаль саммитында, сөт һәм ит форумнарында, Кытайның җәмәгать туклануы форумында катнашачак. Азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате өлкәсендә Кытай ассоциацияләре һәм компанияләре вәкилләре белән В2В форматында берничә эшлекле очрашу һәм сөйләшүләр узачак. - Без Кытай җитештерүчеләре белән республиканың агросәнәгать комплексын модернизацияләүдә актив хезмәттәшлек итәбез, һәм бу хезмәттәшлекне киңәйтергә телибез. Бүген Кытай Халык Республикасына көнбагыш, җитен һәм бал әзерлибез, - диде Илшат Фазрахманов. - Безгә азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате базарындагы барлык үзгәрешләрне оператив күзәтеп тору, республика аграрийлары өчен иң нәтиҗәле вариантлар эзләү мөһим. Фото: pravitelstvorb.ru