Уфа вахтачысы Евгений Марченко, Камчаткада эшләгәндә, 35 мең вольтлы токка сугыла һәм исән кала, ләкин җитди җәрәхәтләр ала. «Башкортостан» ДТРК хәбәр иткәнчә, хәзер альпинист алты ел эшләгән подряд оешмасы, аның сүзләренчә, булган хәл өчен җаваплылыктан качарга тырыша.Мондый хәлләрдән соң 99 процент очракта исән калмыйлар, ә Евгений — исән, әмма сәламәтлеге какшый, билгеле. Билдән түбән өлеше параличланган, ток аяклары аша чыккан, аларны яндырган. Ләкин ул тиз арада аякка баса алган. Әмма кулында некроз башланган. Табиблар анның бер өлешен кисәргә кирәк дигән карарга килгән.Моның өчен ул Уфага әйләнеп кайта, Уфа хирурглары аяк-кулларын саклап кала. Операция һәм тернәкләнү Евгенийга якынча 400 мең сумга төшә. Шул ук вакытта ул эшләгән Самара өлкәсендә теркәлгән компания җаваплылыкны үз өстенә алмаган. Генеральный директор 22 мең сум акча күчергән дә югалган. Евгений үз эш бирүчесеннән моны көтмәгән.Компания җитәкчесе журналист белән сөйләшүдә хезмәткәргә бер миллион сумнан артык түләгә