Чара "Уфа-Арена" боз сарае алдындагы мәйданда узды. Анда Башкортстанның Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев катнашты.- Бүген без чын патриотларны алгы сызыкка озатабыз. Ватанныбызны чын күңеле белән яраткан егетләр хәрби бурычларын үтәр өчен махсус хәрби операция зонасына юллана. Элекке кебек, бүген җәмгыятебез дә берләште һәм җиңү безнең якта булсын өчен бөтен көчен сала. Хөрмәтле солдатлар, бүген сез Ватанны сакларга янә аяк басасыз. Шул ук вакытта үзегезнең гаиләләрегезне һәм балаларыгызны да яклыйсыз. Сез ата-бабаларыбыз эзеннән барып, яңа тарих язасыз һәм көннән-көн җиңүне якынайтасыз. Без сезнең белән горуланабыз. Сезнең һәрберегез - чын геройлар.Хөрмәтле дуслар, бүген сезне якыннарыгыз, туганнарыгыз, дусларыгыз озатып кала. Исегездә тотыгыз, алар сезне ярата һәм көтә. Әлбәттә, без аларга бар яклап та ярдәм итәчәкбез.Егетләр! Үз көчегезгә ышаныгыз. Уңышлар сезгә! Без сезне Җиңү белән көтәбез, - диде Константин Толкачев.Динар Кәлимуллин фотосы