Исән булса, аңа 25 яшь тулган булыр иде. Яугирнең туган авылында шушы уңайдан Хәтер кичәсе үткәргәннәр. Бу хакта социаль челтәрдәге үзенең сәхифәсендә Тәтешле районы хакимияте башлыгы Фәнүр Шәйхисламов язган."14 майда безнең "халык герое" Фәнис Хөсәеновка 25 яшь тулган булыр иде. Яугирнең туган авылында хәтер кичәсе үтте.Фәнис Хөсәенов – Русиянең һәм Тәтешле районының горурлыгы. Бүген без барыбыз да аның вакытсыз үлемен авыр кичерәбез. Хәтер мәңгелек! Туган иленә һәм халкына хезмәт итү юлын сайлап, ул үзен корбан итте, тынычлык өчен үз гомерен кызганмады.Фәнис һәрвакыт безнең йөрәкләрдә калачак", – дип язган ул. Тыныч йокла, халкыбызның батыр улы!