Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Илсөя Уфада рекорд куйган!

Илсөя Бәдретдинованың февральдәге концертларына барырга теләүчелргә билет җитми калган иде. Җырчы майда килергә вәгъдә биреп кайтып китте. Инде язгы конертларында да залда алма төшәрлек урын булмаган. Бу хакта ул социаль челтәрдә яза.«Уфа! 14 000 тамашачы! Бу – минем өчен рекорд.20 ел элек Башкортстанның Дүртөйле районы Мәскәү авылында концертыма 5 кеше килгән иде. Бу – минем Башкортстан җирлегендә куйган беренче концертым булды. Әгәр шул көнне, «менә шулай булачак» дип, бүгенге залларны күрсәтсәләр, мин ышанмаган да булыр идем.Башкортстанның кайсы районына барсам да, үз кызыгыз кебек кабул итәсез. Бүләккә күмәсез.Рәхмәтем, хөрмәтем сезгә, кадерле тамашачылар!» – дип хисләре белән уртаклашкан Татарстанның атказанган артисты.Илсөя үзе әйтмешли, "ваще булдыргансың, кызый!" Тамшачысын хөрмәт итеп, сәхнәгә югары әзерлек белән чыгучы җырчыны тамашачы да хөрмәт итә шул.