Форум кысаларында республика делегациясе «Ышаныч икътисады: Русия Федерациясе һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләре партнерлыгы» пленар утырышында катнашачак.- Узган елда Башкортстан Ислам дөньясының 23 иле белән тышкы сәүдә мөнәсәбәтләрен саклаган. Бу илләр өлешенә Башкортстанның гомум товар әйләнеше күләменең 25 проценты туры килә. Ислам партнерлары белән тыгыз элемтәне исәпкә алып, без аларга республикабызның потенциалын тәкъдим итәргә әзерләнәбез һәм без тәкъдим итәчәк инвестицион, сәнәгать һәм сәүдә-икътисади мөмкинлекләр чит ил коллегаларыбызны кызыксындырыр дип ышанабыз. Бу, үз чиратында, Башкортстан территориясендә яңа проектларны гамәлгә ашыруга ярдәм итәр, - дип уртаклашты икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов.Делегация әгъзалары өчен бай эшлекле программа әзерләнгән. Әйтик, Радий Хәбиров «Русия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркемендә катнашачак. Төбәк Башлыгы җитәкчелегендәге делегация Иран авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары, сәүдәне үстерү оешмасы рәисе Алиреза Пейманпак белән очрашачак, аның кысаларында яклар агымдагы елның мартында Иранга эш сәфәре барышында билгеләнгән ике яклы хезмәттәшлекне үстерү буенча планнарны гамәлгә ашыру турында фикер алышачак.Бу хакта тулырак: https://pravitelstvorb.ru/news/20950/
Башкортстан делегациясе «Русия — Ислам дөньясы: KAZANFORUM» форумында катнаша
17 мая 202317 мая 2023
1 мин