Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Пациентның “эченә кереп” карый белүче табибә

Сәләтле табибә Караидел районының Яугилде авылында туып-үсә, урта мәктәпне тәмамлый. Әтисе — инженер, әнисе укытучы булып эшли. “Гаиләдә бер кеше табиб булырга тиеш”, — дигән фикерне бик дөрес дип саный яхшы укучы кыз һәм гомерен әһәмиятле һөнәргә багышларга була. 2006 елда БДМУны тәмамлагач, бер ел Уфаның 21нче дәваханәсендә интернатура үтә, соңыннан Республика сугыш ветераннары госпиталендә терапевт булып хезмәт юлын башлый. 2010 елда ультратавыш диагностикасы белгечлеге буенча белемен камилләштерә һәм диагностик тикшеренүләр табибәсе булып госпитальдә эшләвен дәвам итә. —Терапевт булганда проблеманы төгәл аңлар өчен еш кына кешенең “эченә кереп карыйсы” килә иде, башта терапевт булып эшләвем хәзер әлеге белгечлегемдә ярдәм итә. Пациентлар белән сөйләшәм, нәрсә борчыганын аңларга тырышам. Тикшеренү нәтиҗәләрен чагыштырам, үзгәрешләр күзәтелсә, дәвалаучы табибларга кичекмәстән хәбәр итәм, — дип сөйли Миләүшә Әфхал кызы. Госпитальдә Бөек Ватан сугышы ветераннары, Әфган, Чечен сугышларында, махсус хәрби операцияләрдә катнашучылар дәвалана. Күпчелек пациентлар өлкән яшьтә. Пандемиянең кискен чорында госпиталь, башка күп дәваханәләр кебек, профилен үзгәртә һәм ковид-госпитальгә әйләнә. Миләүшә Гайсина биредә дә алгы сызыкта була, “кызыл зона”да эшли. Сәләтле белгечне 2021 елдан бүлек мөдире итеп тәгаенлиләр. Югары категорияле табибә билгеләвенчә, ул үз һөнәрен яратып башкара, кешеләргә ярдәм итә алуны аңлау күңеленә рәхәтлек бирә. — Госпиталебезнең яңа бинасы төзеләчәгенә ышанабыз, пациентларыбызны заманча, иркен бинада, уңайлырак шартларда кабул итә алачагыбызга өметебез зур, — ди ул. — Ә киләчәккә планнар — кешеләр сәламәтлеге хакына эшләргә һәм эшләргә!