Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Без мәрхүмнәргә ничек ярдәм итә алабыз?

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Кеше бу дөньядан киткәч, аның гамәл дәфтәре ябыла. Адәм баласы үзе исән булмаса да, өч очракта аның гамәл дәфтәрләре ачыла, - ди. - Беренчесе: балалары, якыннары һәм туганнары аның өчен дога кылганда. Икенчесе: җәрия сәдакасы (юл салган, агач утырткан, мәчет-мәдрәсә төзеткән булса, шуларның савабы кешеләрдән алардан кулланган вакытта барачак). Өченчесе: файдалы гыйлем (кемне дә булса дога укырга өйрәткән булса, ул кеше доганы укыган саен әрвахка аның савабы язылып бара)”.“Мәрхүмнәр өчен түбәндәге гамәлләрнең файдасы бар:- Коръән укып, савабын мәрхүмнең рухына багышлау;- мәрхүм өчен хәер-дога кылу. Ибраһим пәйгамбәрнең догасын һәм белгән догаларыбызны уку. Ибраһим: “Раббәнә-гъфирлии вәли-вәәлидәййә вәлил-му’миниинә йәумә йәкуумүл-хисәәб”, – дип дога кылган. (Мәгънәсе: “Йә, Раббым, үземне, ата-анамны һәм башка мөэминнәрне Кыямәт көнендә мәгъфирәт кыл”);- кешеләргә бурычы булса, аны түләү;- изге эшләр эшләп, савабын мәрхүмнең рухына багышлау. Мәет күмелгәннән соң, мәет ияләре беренче көннән җиденче көнгә кадәр ярлыларга сәдака биреп, савабын мәрхүмнең рухына багышлар. Бу – сөннәттер. Хәленнән килмәгәннәр, ике рәкагать нәфел намазы укып, савабын мәрхүмгә багышлар”, дип язылган “Мәет озату йолалары” китабында.Фото: Фәнүз Хәбибуллин