Гомум мәйданы 684 гектар булган участоклар «Төзелеш өчен җир» сервисына кертелгән, дип хәбәр иттеләр Башкортстан буенча "Росреестр" идарәсендә. Перспективалы җирләр Архангель, Кырмыскалы, Ярмәкәй, Караидел, Борай, Бөре һәм Куергазы районнарында урнашкан.- Иҗтимагый кадастр картасы нигезендә эш итүче «Төзелеш өчен җир» сервисының төп бурычы - инвесторларга һәм кызыксынган башка кешеләргә торак төзелеше өчен участоклар сайлауда ярдәм итү. Аларда күпфатирлы һәм шәхси йортлар да төзергә мөмкин. Киләчәктә бу сервис бердәм санлы платформага интеграцияләнәчәк, - диде Башкортстан буенча "Росреестр" идарәсе җитәкчесе Петр Клец.«Төзелеш өчен җир» сервисы «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проекты кысаларында эшләнгән. Бу сервис шәһәр мохитенең уңайлылыгын һәм төбәкнең инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттырырга мөмкинлек бирә.Фото: bash.news сайтыннан.