Уфаның Совет мәйданында, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бишенче иреклеләр батальонын хәрби әзерлек үтү урынына озату чарасында катнашты. Ул легендар хәрби җитәкче, Советлар Союзы Герое, генерал-майор Таһир Кусимов исемен йөртә.Бу – төбәктә формалаша башлаган мотоукчылар полкының икенче подразделениесе. Полк составына, шулай ук, Даян Мурзин исемендәге батальон керәчәк, ул апрель ахырында хәрби әзерлек урынына юлланды. Тантаналы чара алдыннан Радий Хәбиров һәм мәртәбәле кунаклар Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салды. – Бүген бу мәйданнан генерал Таһир Кусимов исемендәге чираттагы, бишенче иреклеләр батальонын хәрби әзерлек үтү урынына озатабыз. Бер атнадан артиллерия дивизиясе анда юл тотачак. Ә тагын бер атнадан – башка подраз-делениеләр. Алар мотоукчылар полкын формалаштырачак. Мин аны “Башкортстан” дип атарга тәкъдим итәм, – диде Радий Хәбиров. – Бүген бөтен республика исеменнән мин сезгә җаваплы карарыгыз өчен тирән хөрмәт һәм рәхмәт сүзләре