Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе, Башкортстанның Гидрометеорология һәм тирә-як мохитне мониторинглау идарәсе фаразына сылтама ясап, гражданнарны һава шартларының начарлануы турында кисәтә.Мәсәлән, 17 майда төбәктә җил секундына 20 метрга кадәр исәчәк, шулай ук, -2 градуска кадәр суык булуы көтелә. Төньяк-көнбатыш районнарда янгын хәвефе зур."Туфрак өслеге туңу сәбәпле, авыл хуҗалыгы культуралары һәм җылылык сөюче үсемлекләрнең һәлак булу куркынычы бар, электр җылыту приборларын файдалану, мич белән җылытуны куллану арта, шуңа бәйле рәвештә торак, социаль-мәдәни һәм көнкүреш биналарында көнкүреш янгыннары чыгу ихтималы арта. Хөрмәтле гражданнар! Мич-җылыту һәм көнкүреш электр-җылыту приборларын эксплуатацияләгәндә янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәгез, — дип мөрәҗәгать иттеләр ведомстводан гражданнарга.Фото: "Башинформ" агентлыгы