Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Егерменче чәчүне — 17 көндә!

Күк йөзен кара болытлар каплап, урамда ишеп яңгыр явуына карамастан, Федоровка районының Фрунзе исемендәге кооперативы рәисе, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фәйрүз Галиев эш кабинетында безне май кояшыдай балкып каршы алды. Кәеф күтәренкелеге өчен җитди сәбәп тә дә бар икән шул: без районда булган 12 май көнне башланган көчле яңгырларга кадәр алдынгы хуҗалык уңганнары иртә культураларны чәчү эшләрен тулысынча тәмамлаган. Ә җирнең вакытында дымга туенуы узган елдагы кебек рекордлы уңыш үстереп алу ышанычын бермә-бер арттыра.— Быел хуҗалык җитәкчесе вазыйфасында егерменче чәчү кампаниясен уздырдым. Һәм быел ул рекордлы кыска срокларда башкарылды. Чәчүгә 23 апрельдә төшсәк, 9 Май — Җиңү көнендә эшләрне тулысынча тәмамладык. Моңа, әлбәттә, һава шартларының уңай килүе генә түгел, кышын тагын бер яңа “К-742” тракторы һәм аңа сызма культуралар чәчү өчен 17 миллион сумлык “KINZЕ 3605” чәчү комплексы, орлык һәм ашламаларны төяп бушатып тору өчен “МТЗ-82” тракторына кран һәм яңа кәтүкләү агрегаты сатып алуыбыз да булышлык итте. Мәсәлән, яңа чәчү комплексы берүзе моңа кадәр көнбагыш чәчүдә эшләгән дүрт “Беларус” тракторын алыштырды. Алар дүртесенә тәүлегенә 80-85 гектарда чәчкән булса, яңа комплексны таккан “К-742” тракторында зур тәҗрибәле механизатор Флүз Сабитов көн саен 110-115 гектарда эш башкарды. Шул рәвешле 1330 гектардагы көнбагыш культурасын иң кыска агротехник срокларда чәчеп чыкты, — дип баштан ук быелгы иң төп техник казанышларының берсе белән уртаклашты Фәйрүз Заһретдин улы. Әйткәндәй, яңа комплексны эшкә кушу көнбагыш чәчүгә җәлеп ителгән хезмәт ресурсларын да икеләтә кыскарту мөмкинлеге биргән. Үз чиратында, моңа кадәр көнбагыш чәчүдә булган “Беларус”лар һәм аларны иярләүче механизаторлар чәчү кампаниясендәге башка эшләргә җәлеп ителгән. Бу да эшләр барышын сизелерлек тизләтү мөмкинлеге биргән.3164 гектардагы бөртекле культураларны чәчү эшләре дә гаять оешкан төстә барган. Биредә “К-742” һәм “К-700” тракторларына тагылган өч чәчү комплексы ике сменада, ягъни тәүлек әйләнәсенә эшләгән. Аерым алганда, “К-742” тракторына тагылган SН-10.2 чәчү комплексын хезмәтлән­дергән басу батырлары Михаил Фадеев һәм Андрей Егоров, ике сменада эшләп, җаваплы чорда икесенә 1414 гектарда чәчкәннәр. “Омичка” комплексын таккан “К-700” тракторында эшләүче Юрий Иванов улы Петр белән шушы вакыт эчендә 1196 гектарда эш башкарганнар. “Фиат” комплексы тагылган өченче “К-700” тракторында эшләүче Фәнис Каһарманов 541 гектарда чәчкән. Хуҗалыкның алдынгы “КамАЗ” водительләре Җәмил Хәбибуллин, Муса Сабитов, Илдар Фәйзуллин, Флүз Галиев та бу көннәрдә, чын мәгънәсендә, көнне төнгә ялгап эшләгән. Алар тәүлек әйләнәсенә бер өзлексез чәчү комплексларын ашлама һәм орлык белән тәэмин итеп торган. Фәйрүз Заһретдин улы чәчүчеләр Сергей Золотухин һәм Мөнир Сәйфуллинны, “Т-150” тракторларында икесенә 1000 гектарга якын мәйданда культивация эшләрен башкарган Фәнис Шәрипов һәм Алексей Ивановны, “МТЗ-82” тракторында 1175 гектар басуларны кәтүкләгән Рәсим Йосыповны, 1389 гектар җирне тырматкан һәм кәтүкләгән Риф Әдеһәмовны, 800 гектарда уҗым культураларын өстәмә тукландырган Риф Кантимеровны да фәкать җылы мактау сүзләре белән генә телгә алды. Әлбәттә, зур тәҗрибәле алдынгы хуҗалык җитәкчелеге барлык эшләрне төгәл һәм тиешле агротехник срокларда оештырып кына калмыйча, һәр елдагыча, булачак уңышны алдан хәстәрләү чарасын да күргән. Бу җәһәттән, әйтик, чәчүгә төшәр алдыннан өч көн дәвамында 3621 гектарда дым каплату һәм тырмату эшләре башкарылган. Һәр гектар мәйданга 100 килограмм һәм аннан да күбрәк күләмдә ашлама кертелгән, җир куенына бары тик югары сыйфатлы, элита орлыклар гына салынган. Аларның күбесе үзләрендә хәзерләнсә, көнбагыш орлыгын читтән кайтарганнар. Әйткәндәй, хуҗалыкта быел беренче тапкыр җитен дә үстереп карамакчылар. Ул 98 гектарда чәчелгән һәм, үзен яхшы яктан танытса, алдагы елларда хуҗалык басуларында аның өлеше тагын да артырга мөмкин. Шул рәвешле иртә культураларны чәчү Фрунзе исемендәге кооперативта 17 көн эчендә тәмамланып, 228 гектарда кукуруз чәчәселәре генә калган.— Бу эшне аз гына соңрак югарыда телгә алынган яңа чәчү комплексы белән башкарачакбыз. Аның өчен бу — 2-3 көнлек эш, шуңа да ашыкмыйбыз, ә иң уңай климатик шартларны көтәбез, — диде бу уңайдан Фәйрүз Заһретдин улы. Әйе, Фрунзе исемендәге хуҗалыкта барлык эшләр дә югары нәтиҗәлелеккә юнәлтелгән төгәл исәп белән һәм мотлак җиренә җиткереп башкарыла. Моңа, ирешүдә әлбәттә, хуҗалыкта тупланган көчле белгечләр командасы да зур роль уйный. Әйтик, бу көннәрдә, чын мәгънәсендә, басуда кунып эшләгән хуҗалыкның баш агрономы Ринат Сәйфуллин район күләмендә һөнәре буенча иң яхшысы дип танылса, җаваплы кампанияләр вакытында беркайчан да техниканың ватылып туктап калуына юл куймаган баш инженер Илнур Кантимеровның фидакарь хезмәте ике ел элек “Башкорт­станның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән югары исем белән билгеләнде. Әйткәндәй, ишеп явып торган яңгырлы көндә дә без аны “К-742” тракторына тагылган яңа чәчү комплексы янында очраттык. Яңа комплекс кукуруз чәчүгә кергәнче, андагы барлык механизмнарның төгәл һәм көйле эшләвен тагын бер тикшерә, күздән кичерә иде ул. Хәер, баш инженер нәкъ әнә шундый җаваплы һәм метекчел булганга гына хуҗалыктагы барлык техника да сәгать кебек төгәл эшли дә инде!Хуҗалык җитәкчесе бригадирлар: Динестән — Мөдәрис Сабитов, Веселовкадан — Валентин Максимов һәм Коралачык бригадасыннан Рөстәм Ибраһимовның фидакарь хезмәтен дә мактап телгә алды. — Хезмәткәрләрне эш урынына илтү, ашату, хезмәтлән­дерү, барлык эш процессын оештыру, башка күпсанлы мәсьәләләр — барысы да бригадирлар җаваплылыгында. Һәм алар бу эшне һәрвакыт җиренә җиткереп башкара, — диде Фәйрүз Галиев. Ул шулай ук орлыкчылык комплексы җитәкчесе Радик Сәйфуллинның тырышлыгын да аерым мактау сүзләре белән телгә алды. Аның җитәкчелегендә орлыклар вакытында әзерләнеп, ашланып, кондициягә җиткерелеп, чәчү чорында тәүлек әйләнәсенә басуларга төяп озатылып торган. Бер үк вакытта биредә югары үсеш алган терлекчелек комплексын киләсе кышка әзерләү өчен дә ныклы нигез булдырылган. Күпьеллык үләннәр мәйданнары тырматылып, тукландырылып, соңгы яңгырлардан соң аларда үлән күзгә күренеп күтәрелеп килә. Димәк, печән дә, силос-сенаж да җитәрлек булачак. 3 майда җәйге лагерьларга чыгарылган савым сыерлары да югары продуктлылык белән сөендерә. Әлеге вакытта хуҗалыкта тәүлегенә 3800 килограммнан күбрәк сөт савып алына. Бу җәһәттән аеруча алдынгы савучылар Наталья Охрименко, Фәймә Хәбибуллина, Фәридә Фәйзуллина югары нәтиҗәлелеккә ирешә. Терлекчеләр Илшат Әдеһәмов, Дамир Әһлиуллин, Кадыйр Хамматов һәм Гайса Кантимеров исә малларның һәрвакыт караулы һәм тук булуын тәэмин итә. Менә шулай, булдыклы һәм тәҗрибәле рәис Фәйрүз Галиев җитәкчелегендә егерменче хуҗалык елын яңа уңыш һәм казанышлар, рекордлар белән башлап тора бүген Фрунзе исемендәге кооператив уңганнары. Без алып килгән яңгырлар хуҗалыкның күкрәп яткан басуларына шифалы дым булып, аларга тагы да югарырак хезмәт казанышларына ирешергә язсын дигән изге теләктә калабыз!Шул ук вакытта...Федоровка районы хакимиятенең авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Александр Сальников белдерүенчә, 15 майга районда чәчү эшләре 80 процентка якын мәйдан­нарда башкарылган. Узган атна ахырында булып үткән яңгырлар эшне бераз, тоткарласа да, аграрийлар аңа сөе­нә генә, чөнки яздан башлап явым-төшем булмаган диярлек. Язгы чәчү эшләрен исә районда бер атна дигәндә тәмам-лар­га ниятлиләр һәм дымлы җиргә төшкән орлыкларга зур өметләр баглыйлар.Илдар Фазлетдинов.Федоровка районы.