Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Туймазыга шигърият һәм җыр-моң сөючеләр җыелды

Якташ шагыйрьләрнең иҗади мирасын саклау һәм аларның әсәрләренә кызыксынуны арттыру максатыннан Башкортстан татарлары конгрессының урындагы бүлекчәсе, Туймазы районы мәдәният бүлеге һәм “Биләмәара үзәк китапханә”се белән берлектә оештырылган чара анда катнашучыларның да, тамашачыларның да күңелләрендә онытылмас матур хисләр калдырды.Бәйге кышын ук башланып, әдәби һәм музыкаль иҗат юнәлешләре буенча онлайн-режимда барды. Анда барлыгы 150 эш кабул ителде. Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри әгъзалары биш яшь категориясе буенча иң-иңнәрне сайлап алды. Алар гала-концертта чыгыш ясап, лаеклы бүләкләрен алды һәм тамашачыларга бәйрәм кәефе бүләк итте.Шуны да әйтергә кирәк, әлеге бәйгедә яшь чикләре юк иде. Шуңа сәхнә түренә балалар бакчасына йөрүчеләр дә, мәктәп укучылары да, яшьләр дә, өлкәннәр дә күтәрелеп, күренекле якташларыбызның иҗат җимешләрен үз күзлегеннән чыгып, искиткеч сәнгатьле, тамашачыларның күңел кылларын тибрәндерелек итеп, һәр йөрәккә җиткерә алды. Уфа, Стәрлетамак, Салават, Нефтекама, Октябрьский, Туймазы, үт күршеләребез – Казан шәһәреннән, шулай ук Мәләвез, Нуриман, Мишкә, Бакалы, Шаран, Бүздәк, Чакмагыш, Кушнаренко, Благовар, Дүртөйле, Тәтешле, Куергазы, Чишмә, Миякә, Туймазы районнарыннан шигърият һәм җыр-моң сөючеләр бик күп булды.Әлеге тантана үзе бер зур бәйрәмгә әверелде. Индира Латыйпова тарафыннан барлык нечкәлекләрен исәпкә алып, оста итеп әзерләнгән сценарий буенча алып баручылар Лилия Сираева һәм Лилия Лотфуллина юбиляр шагыйрьләрнең тормыш юлына да тукталып үтте, шунда ук финалчыларга сүз бирде, һәр номинация буенча бүләкләр дә тапшырылып килде.Ә инде җиңүчеләрне бүләкләү өчен сүз чакырылган мәртәбәле кунаклар – Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин, Башкортстан татарлары конгрессының Башкарма комитеты рәисе урынбасары Зәлия Ахунова, күренекле шагыйрә, композитор, рәссам Флера Шәрипова, “Биләмәара үзәк китапханәсе” директоры, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Шәйдуллина һәм Башкортстан татарлары конгрессының урындагы бүлекчәсе җитәкчесе Индира Латыйповага бирелде.Бүләкләрне тапшырганда кунаклар әлеге тамашадан алган хис-тойгыларын, соклануын яшерә алмады. Чынлап та, һәрбер чыгыш шулкадәр күңелгә ятышлы булды. Әлеге бәйгене сәнгатьле уку гына дип булмый. Һәр чыгыш ясаучы үз образында яши кебек. Әнә бит Туймазы районыннан Зөлфия Хәбирова Әнгам Атнабаевның “Хөббениса әтәче” шигырен укыганда, үзенең тормыш-көнкүрешен чагылдыра диярсең. Ә кечкенә Ясмин Юлъякшинаны тыңлаганда, барыбыз да кибеттән-кибеткә йөреп, күчтәнәч эзләдек. Шул ук вакытта балаларның татар телендә матур итеп шигырь сөйләве, җыр башкаруларына, гомумән, үз телләрендә рәхәтләнеп сөйләшүләренә сокланып, шундый сәләтле балалар булганда, халкыбызның киләчәге бар, дип горурланып утырдык. Ә мондый нәтиҗәгә ирешү өчен балалар кечкенәдән үз телендә сөйләшеп, аралашып, туган телен яратып, татар әдипләренең әсәрләрен укып, аларга гашыйк булып үсәргә тиеш. Шуңа бу уңайдан әлеге бәйгене оештыручылар белән беррәттән, балаларны әзерләгән укытучыларга, ата-аналарга да бик күп рәхмәт сүзләре яңгырады.Бәйгедә катнашучыларның берсе дә бүләксез калмады. Ә инде “Музыкаль сәнгать” номинациясмендә Гран-Прига - Чакмагыш районыннан Гүзәл Табишева, “Нәфис сүз” номинациясендә Салават шәһәреннән Вадим Шәфиев лаек булдылар.- Шигърият – ул милләтнең җаны, дигән бер акыл иясе. Җаныбыз саф, бай булсын өчен үзебезнең шагыйрьләрнең иҗатына мөрәҗәгать итик. Һәм мондый бәйгеләрдә күп тапкырлар очрашып торыйк, - диде Индира Латыйпова, милли мирасыбызга тирән хөрмәт күрсәтеп, шушы бәйгедә катнашканнарның һәммәсенә рәхмәтен җиткереп.Бигрәк талантларга бай безнең милләт! Әлеге чарадан да шундый хисләр белән кайттык. Гомумән, якташ шагыйрьләрнең иҗаты буыннарны буыннарга тоташтырган чылбырны хәтерләтә. Менә бит яшь буын да алар белән яхшы таныш, шулар үрнәгендә тәрбияләнә. Ә мондый бәйгеләрнең әһәмияте бәһалап бетергесез. Ул яшерен талантларны ачыклау һәм сәләтле сабыйларга канат кую өчен нинди зур мөмкинлек бирә!Эльвира Ямалетдинова фотолары.