Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Җәрәхәтләрне дәвалау — иң осталар эше

Рауль Гафуров 17нче шәһәр балалар клиник дәваханәсендә 1993 елдан, Башкорт дәүләт медицина институтын тәмамлагач та эшли башлый. Хәер, хезмәт юлы студент елларыннан ук килә аның, укыганда ук ул ашыгыч ярдәм хезмәтендә, травмпунктта эшләп тәҗрибә туплый. Соңгы курста хирургия белгечләре әзерләүче төркемгә эләккән сәләтле егет 17нче дәваханәгә интернатура үтәргә килә һәм шунда травматолог-ортопед булып кала.1993 елдан аны - бүлек мөдире, ә 2005 елдан медицина эше буенча баш табиб урынбасары итеп билгелиләр. 2019 елдан ул яңадан бүлектә травмотолог-ортопед булып эшли. Рауль Фрикс улы сайлаган һөнәр — җиңелләрдән түгел. Травмотолог-ортопед эше зур осталык, сәләт, белем, сабырлык таләп итә. Язмабыз героенда бу сыйфатларның һәммәсе бар, дисәк, ялгышмабыз.Табиб булырга мәктәптә укыганда ук карар итә ул. Әтисенең бертуган энесе, зур уңышларга ирешкән табиб Ринат Гафуров үз үрнәгендә аңа бу һөнәргә соклану уята. Әйтергә кирәк, Ринат Хәбиб улының балалары, туганнарының балалары да аңа карап, табиб эшен сайлый һәм бүген республикабызның төрле районнарында уңышлы хезмәт күрсәтә. —Гомеремне табиб һөнәренә багышлаганга беркайчан да үкенгәнем булмады. Хезмәтемне яратам. Ясаган операцияләремнең, дәвалавымның уңышлы булуын, балаларның савыкканын күрү бик рәхәт, — ди Рауль Гафуров, сорауга җавап биреп. — Ә авырлыклар һәр эштә бар инде ул. Без аларга күнектек. Менә Советлар Союзы таркалганда авырлыклар белән очрашырга туры килде, дәвалар өчен күп нәрсә җитмәде, хәлдән чыга алдык, дәваладык, бирешмәдек.Табиб әйтүенчә, җәй көне травмотологларның эше аеруча арта. Кешеләр машиналарда да зуррак тизлектә йөри, кыш көнендәге кебек калын кием дә кешеләрне аз булса да җәрәхәтләрдән сакламый. Бөтен республика балаларын гына түгел, зур трассаларда юл һәлакатләрендә бәлагә эләккән күрше төбәкләр кешеләрен дә дәваларга туры килә. —Җәрәхәтләрнең үз сезонлылыгы бар. Мәсәлән, җәй көне велосипедлардан егылалар, кыш көне тюбингларда шуып, бәлагә тарыйлар. Заманча самокатлар барлыкка килү белән дә безгә эш артты. Гомумән, кайбер үзгәрешләр безнең эшкә турыдан-туры йогынты ясый. Хәтерегездәме, автомобильдә каешны мотлак эләктерү турында закон чыкты. Моның йогынтысы тиз арада сизелде, каза күрүчеләр азайды. Шулай ук, мәсәлән, элек велосипедларның руле башка төрлерәк, кәкрерәк иде, ул вакытта без эчке органнарның җәрәхәтләрен ешрак дәваладык, — дип сөйли Рауль Гафуров. Әлбәттә, тәҗрибәле табибның киңәшләре дә бар. Ул балаларга компьютер артында озак утырмаска, төрле түгәрәкләргә, секцияләргә йөрергә, спорт белән шөгыльләнергә киңәш итә. Травматолог-ортопед билгеләвенчә, спорт белән шөгыльләнеп чыныккан бала җәрәхәтләр вакытында да тизрәк савыга, бирешеп бармый. Ә көннәрен хәрәкәтсез үткәргәннәрдә гиподинамия күзәтелә, аларга бәла-каза килсә, күпкә авыррак туры килә. Рахитны кисәтер өчен балаларга кояшта, саф һавада күп вакыт булырга кирәклеген дә ассызыклый табиб. Әти-әниләргә балаларга уенчыклар алганда да сак булырга кирәк, алар да бәла чыганагы булырга мөмкин. Мәсәлән, соңгы арада Кытайда эшләнгән кечкенә магнитларны йоткан һәм эчке органнарына зыян килгән балалар еш күзәтелә икән. Рауль Гафуровның эш көне бик тыгыз, аңа күп операцияләр башкарырга, бүлектәге пациентларны күзәтергә, дәваларга кирәк. Бүлектәге табиблар бер-берсен аңлап эшли.—Коллективыбыз бик тату. Бервакыт эшкә яшьләр килми башлаган иде, бүген хәлнең үзгәрүе сөендерә. Яшьләрне планканы төшермәслек итеп эшкә өйрәтәсе килә, чөнки безнең Уфадагы травматология эше илдә иң яхшылардан санала, — ди Рауль Фрикс улы.Язмабыз героеның гаиләсе турында да берничә сүз. Аның хатыны Ирина Геннадьевна ат спорты белән шөгыльләнә, ипподромда эшли. Уллары Урал — укытучы, тарихтан һәм җәмгыять белеменнән укыта. Ә төпчекләре Җәмилә әле мәктәптә укый.Рауль Фрикс улын мәртәбәле бәйгедә җиңүе белән котлап, яңадан-яңа уңышлар телисе килә.