- Уртак предприятиене трамвай депосы белән берләштерелгән Уфаның “Транспорт инфраструктурасы идарәсе” мәйданчыгында эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Бу яңа җитештерү мәйданнарын төзүгә чыгымнр тотылмаячак, - дип сөйләде Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов. - Хәзерге вакытта предприятиедә кирәкле мәйданнар һәм штат хезмәткәрләре бар, алар көче белән тележекларга капиталь ремонт ясау һәм трамвай җыюны башкарырга мөмкин.Исегезгә төшерәбез, Русия һәм Беларусь төбәкләре форумы 2014 елдан Русия Федерациясе Федераль җыелышы Федерация Советы һәм Беларусь Республикасы Милли җыелышы Советы патронаты астында уздырыла. Форумның төп бурычлары булып Союз дәүләтенең интеграцион процессларын тирәнәйтү, Беларусь Республикасы һәм Русия Федерациясенең парламентара, сәүдә-икътисади, фәнни-мәгариф, мәдәни элемтәләрен ныгыту, эшлекле элемтәләрне киңәйтү, ике яклы хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләрен үстерү тора.2022 елда Русия һәм Беларусь төбәкләренең IX форумында катнашучылар Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның төбәк башкаласы Уфада киләсе X юбилей форумын үткәрү турындагы мөрәҗәгатен хуплады.Чараның төп темасы ике дәүләтнең ун еллык хезмәттәшлегенә йомгак ясау булачак.Фото: glavarb.ru
Башкортстанда Беларусь белән берлектә трамвай җитештереләчәк
16 мая 202316 мая 2023
1
1 мин