Каләмдәшебез дөньяның беренче космонавты Юрий Гагаринның Җиһанга очуына 7 ел тулган көнне Дүртөйле районының Үткен авылында туган. Шундагы башлангыч һәм Суккул урта мәктәпләрен тәмамлый, Дүртөйледә һөнәрчелек-техник училещесында укып, бораулаучы ярдәмчесе һөнәрен ала. 1986-88 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. 1988-93 елларда Башкорт дәүләт университеты филология факультетының татар бүлегендә укый. Бер үк вакытта ике ел Уфадагы 1нче Җәмигъ мәчетендә дин сабаклары ала. Ярты ел Суккул урта мәктәбендә эшләп, 1994 елның гыйнварында Уфага “Өмет” гәзитенә килеп, авыл хуҗалыгы бүлеге хәбәрчесе, җаваплы секретарь булып эшли. Шул ук елның октябрендә авыл тормышы бүлеге хәбәрчесе булып “Кызыл таң”га күчә. Өч елдан җаваплы секретарь вазыйфасына тәгаенләнә. Баш мөхәррирнең беренче урынбасары — җаваплы секретарь булып 2001 елның февраленә кадәр эшли. Аннары “Вечерняя Уфа” гәзитенә күчеп, шул ук вазыйфаны биш ел башкара. 2006 елның февралендә яңадан “Кызыл таң”га кайта. Үз хәбәрчеләр белән эшләү бүлеге, сәясәт бүлеге мөдире булып хезмәт сала. Фәнүз Әфгаль улы — Башкортстанның һәм Русиянең Журналистлар берлекләре әгъзасы. 2011-17 елларда Русия Ислам университетында (Уфа) читтән торып укыды. Матбугатта озак еллар уңышлы эшләгәне, югары һөнәри осталыгы өчен күпсанлы Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Әдәби иҗат белән шөгыльләнә. 2010 елда туган авылы тарихына багышланган “Монда тудык, монда үстек...” һәм 2013 елда белгеч, җитәкче, Башкортстанның атказанган агрономы Нурхәниф Мифтахетдинов турында “Дүртөйленең данлы улы” дигән китаплары, 2016 елда “Замана имтиханы” дигән электрон китабы басылып чыкты. Аның әле Мәскәүдә татар һәм урыс телләрендә дөнья күргән 18 бүлектән торган 432 битлек китабы белгечләр өчен дә, киң даирә укучылар өчен дә гаять кызыклы һәм файдалы чыганак булыр. Идел буе болгарлары халыкларының Ислам динен кабул итүенең 1100 еллыгына багышланган бу китап “Исламның арысланы” — “Лев Ислама” дип атала, илебезнең Совет һәм аннан соңгы чорының күренекле дин әһеле Габбас хәзрәт Бибарсовның тормыш юлы турында сөйли. Бу олы проектның җитәкчесе — Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең Башкортстандагы вәкаләтле вәкиле Әюп хәзрәт Бибарсов. Мөхәрририят составында — Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мөкатдәс хәзрәт Бибарсов, тарих фәннәре кандидаты, доцент, Мәскәү Ислам институтының өлкән фәнни хезмәткәре Вячеслав Әхмәдуллин, публицист, этнолог, Русия мөселманнары Диния нәзарәтенең кинодокументаль проектлары җитәкчесе Әхмәт Макаров. Әлеге хезмәтнең үзенчәлеге, Русия өммәте өчен аның әһәмияте турында китапка кереш сүзендә Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил хәзрәт Гайнетдин болай дип язган: “Пенза өлкәсе мөселманнарының Бердәм диния нәзарәте рәисе, танылган дин эшлеклесе һәм вәгазьче Габбас хәзрәт Бибарсовның архив документларын, тарафдарларының һәм якыннарының истәлекләрен үз эченә алган китап, һичшиксез, өммәтебезгә бик кирәк иде. Исламга хезмәт итүгә гомерен багышлаган, үз идеалларына һәм сайланган юлына тугрылык саклаган, нык рухлы һәм гадәти булмаган характерлы дин кардәшебезнең тормыш юлы турында истәлек киләчәк буыннарга үгет-нәсыйхәт буларак бик мөһим...” Габбас Шәгъбан улы Бибарсов — Русиянең мөфтиләр шурасы рәистәше, Пенза өлкәсе мөселманнарының Бердәм диния нәзарәте мөфтие — иман ныклыгы һәм гүзәл әхлак үрнәге булырдай дин әһелләребезнең берсе иде. Ул 1937 елда Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында туган. Башлангыч дини белемне әтисеннән ала, Ислам дине нигезләрен авыл остазы Насыйбулла хәзрәт Әюпов өйрәтә. 9нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, 1956-64 елларда мич чыгаручы һәм ташчы булып илнең төрле тарафларындагы колхоз-совхозларда эшли. Диния нәзарәтенең Пенза, Куйбышев, Ульяновск һәм Тамбов өлкәләре буенча имам-мөхтәсибе, шәех Ярулла Йосыпов тәкъдиме белән 1964-71 елларда Бохарадагы “Мир-Гарәп” мәдрәсәсендә укый. Бик күп авылдашларына бу мәдрәсәгә укырга керергә ярдәм итә. 1971-72 елларда Уфаның беренче Җәмигъ мәчетенең имам-хатыйбы була. 1972-75 елларда Дамаск (Сүрия) университетының илаһият факультетында югары дини белем ала. 1975 елның 19 июнендә СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнарының Диния нәзарәте пленумында аны мөфтинең беренче урынбасары итеп сайлыйлар, бер үк вакытта ул Уфа шәһәре Җәмигъ мәчетенең имам-хатыйбы вазыйфаларын башкара. 1976-86 елларда Совет делегацияләре составында бик күп чит илләрдә була. 1976 елда Болгариягә бара. 1977 елда Алжирга барган Совет делегациясенә җитәкчелек итә. 1978 елда Диния нәзарәте делегациясе составында Алжирда үткән Ислам конференциясендә катнаша. 1986 елда “Дуслык” җәмгыяте советы делегациясе составында Марокко һәм Туниста була. Габбас хәзрәт Бибарсов 1984-89 елларда Бакудагы “Аҗдарбәк” җәмигъ мәчете имам-хатыйбы булып эшли. 1990 елда СССР Дин эшләре комитетының Мәскәү җәмигъ мәчете имам-хатыйбы булу турындагы тәкъдименнән баш тартып, үзенең туган авылындагы икенче җәмигъ мәчете имам-хатыйбы вазыйфасын башкара. 1977 елда Пенза өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәтенең оештыру съездында Габбас хәзрәт мөфти итеп сайлана. Аның бу вазыйфадагы вакытында өлкәдә мәчетләр төзү эше аякка баса, дини мәгърифәт эшчәнлеге активлаша. Сәламәтлеге какшау сәбәпле, 2010 елда имамлыктан китә. Габбас хәзрәт искиткеч үзенчәлекле шәхес була. Ул — мөселман руханилары арасында заманыбызның иң абруйлы шәхесе, БДБ илләре һәм Русия төбәкләренең төрле почмакларында Аллаһы Тәгалә һәм аның Пәйгамбәре Мөхәммәд саләллаһу галәйһи вә сәлләмнең байрагын югары күтәреп баручы күпсанлы шәкертләренең остазы, Пенза өлкәсе өммәтенең рухи һәм әхлакый терәге, җәмгыятебезнең калканы санала. Төрле мәсьәләләр буенча фикер алышуларда оппонентларына карата туры сүзлелеге, үзенең карашларын кискен рәвештә белдергәне өчен бу шәхес үзе исән вакытта ук “Ислам диненең арысланы” исеменә лаек була. Габбас хәзрәт Бибарсов үзен белә башлаганнан бирле борынгы мөселман китапларын җыя. Аларны төзелешләрдән, сүтелгән иске йортлардан, чүплекләрдән эзләп ала. Ул имам гына түгел, тарихны яхшы белә, киләчәк буыннарга язма чыганакларны саклауның мөһимлеген аңлый. СССРның татарлар яшәгән барлык төбәкләрендә, авылларында булып, китаплар, үзенчәлекле документлар һәм кулъязмалар алып кайта. Аның бу шөгылен БДБ илләрендә һәм Русия төбәкләрендә яшәүче мөселманнар яхшы белә. Күп кенә мөселманнар гаиләләрендә сакланган борынгы комарткыларны аңа бирәләр. Күп китапларны Габбас хәзрәт Бибарсов үз акчасына сатып ала. Китаплар гарәп, татар, фарсы, төрек телләрендә, гарәп хәрефләре белән язылган, арасында татар тарихына караган сирәк китаплар һәм кулъязмалар да бар. Шул рәвешле үзенчәлекле, бик бай китапханә һәм архив туплана. Сүз уңаенда шуны да әйтергә кирәк: 2015 елның гыйнварында Санкт-Петербургтагы Европа университетының тарих факультеты (җитәкчесе — билгеле галим, профессор Әлфрид Бустанов), археографик экспедиция үткәреп, Габбас хәзрәтнең китапханәсен өйрәнә башлый. Габбас хәзрәт Бибарсов 2012 елның 4 октябрендә туган авылында фани дөньядан бакыйлыкка күчә. Бу мәкаләнең башында телгә алынган аның уллары Мөкатдәс белән Әюп та үзләренең ихлас дини хезмәтләре белән халыкның тирән ихтирамын яуладылар. Каләмдәшебез Фәнүз Хәбибуллинның “Исламның арысланы” — “Лев Ислама” дигән китабында Бибарсовларның гаилә архивыннан күп документлар һәм материаллар урнаштырылган. Шул исәптән: Совет чорында озак еллар дәвамында бердәнбер рәсми Ислам уку йорты булган “Мир-Гарәп” мәдрәсәсе шәкертләренең көндәлек тормышыннан уникаль фотосурәтләр. 1951 елның февралендә Үзәк диния нәзарәте пленумында вакытлыча мөфти Мөхәммәт хәзрәт Тугызбаевның беренче тапкыр басылган чыгышы кыйммәтле ядкарь булырлык. Габбас хәзрәтнең кече ватаны — Русиядәге иң зур татар авылы Урта Әләзән турында мәгълүматлар укучыларда, һичшиксез, зур кызыксыну уятыр. Авыл бүген, күп очракта мәрхүм хәзрәтнең фидакарьлеге белән, уннан артык мәчет гөрләп эшләүче дини, милли мәгърифәтчелек татар үзәкләренең берсе булып тора. Китапта Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдиннең язмасы да урнаштырылган. Шуннан өзекләр китерәм:“Мөхтәрәм Габбас хәзрәт Бибарсовның уллары изге эш — әтиләренең истәлегенә китап чыгаруны ниятләп башлауларына бик шатландым. Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримдә: “Бер Аллаһка гына гыйбадәт кылыгыз, Аңа һичкемне тиңләмәгез. Ата-анагызга һәм туганнарыгызга игелек кылыгыз”, — дип боера. Бу китапка мөхтәрәм Габбас хәзрәтнең гомере буена кылган гамәлләре хакында балалары, аның дуслары һәм таныган-белгән кешеләрнең истәлекләре керүе Аллаһ каршында бер шәһадәт, гуаһлык та булсын... Һичшиксез, шөкерана йөзеннән Габбас хәзрәтнең истәлекләрен, Туган илгә, халкыбызга кылган хезмәтләрен, изгелекләрен искә алырга тиешбез... Иң авыр вакытларда, халыкта дини гыйлем эстәргә теләк тә булмаган, теләк булганда да искиткеч авыр, дәүләт тарафыннан атеизм-динсезлекне көчләп таккан елларда Урта Әләзән егете Бохара мәдрәсәсенә укырга кергән. Габбас хәзрәт чакыруы буенча мин аның туган авылында булдым, атна буе тордым. Совет чорында ил буенча бары тик бер җирдә — Урта Әләзәндә генә җомга ял көне иде. Ул көнне зур базар эшли иде. Анда да йөреп, сокланып кайттым. “Мир-Гарәп”тә ул вакытта СССРдан илле шәкерт кенә укый. Габбас та шунда барып кергән. Гомумән, ул чакта илебездәге иң күп шәкертләр шул авыл егетләре иде. Габбас Бибарсов укуында да бик тырыш булды, мәдрәсәдә остазлар һәм шәкертләр аны хөрмәт итте. Ул вакытта безнең Диния нәзарәтеннән бик аз, 5-6 гына шәкерт укый иде. Төрле вакыт булды, мамык җыюда да катнаштык. Бергәләшеп шәһәр белән таныштык, анда яшәүче милләттәшләребезнең мунчаларына бара идек. Габбас хәзрәт ачык чырайлы, хуш күңелле, һәрвакыт әйбәт кәефле, бик ярдәмчел, һич аптырап калмый торган кеше иде. Бер-беребезгә ярдәм итешеп яшәдек, укыдык.Габбас хәзрәт безнең Диния нәзарәтендә, Уфаның Җәмигъ мәчетендә имам-хатыйп булып торганда Аллаһының тәкъдире белән 1980 елда мин мөфти итеп сайланган вакытта да: “Габбас хәзрәт Диния нәзарәтендә булса гына ризалык бирәм”, — дип шарт куйдым. Таныш түгел шәһәргә килеп, дусларсыз эшли башлавы бик читен иде. Бигрәк тә ул заманнарда. Габбас хәзрәт белән бергәләшеп Уфада хезмәт итә башладык. 1989 елда безнең бер зур бәйрәмгә 28 илдән кунаклар килгән иде. Аларны өч төркемгә бүлеп, ил буенча сәяхәт иттердек. Ул вакытта Уфа белән Казан арасында кунакларыбыз белән берлектә бик күп мәчетләргә нигез салынды. Аннары 50 мең данә Коръән Кәрим бастырып чыгарырга Аллаһы Тәгалә насыйп итте. Мөфти, галим Ризаэтдин хәзрәт Фәхретдиннең “Җәвамигуль кәлим шәрхе”н нәшер иттек. Габбас хәзрәт зур тырышлык белән хезмәт итте. Дини оешмалар белән хезмәттәшлекнең ныгуында, юллар ачылуында аның өлеше гаять зур. Габбас хәзрәт бик үтемле вәгазьләре белән халыкның кадер-хөрмәтен казанды. Аннары туган авылында хезмәт иткәндә дә ул батыр һәм принципиаль булып, гайрәт белән радикаль оешмаларга, экстремистларга каршы торды...” “Исламның арысланы” — “Лев Ислама” китабындагы тагын бер истәлеккә тукталу урынлы булыр. Кавказ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Аллаһшөкер хәзрәт Пашазадә түбәндәгеләрне хәтерли: “Мир-Гарәп”тә Габбас миннән өлкәнрәк курста укыды. Шул чордан ук бер-беребезгә ихтирам белән карадык. Ислам диненә нык инанган, зирәк акыллы, тирән гыйлемле зат иде ул. Мәдрәсәдә укыганда үзен белемгә омтылучы, дини уку йортында гыйлем эстәү өчен әзерлек белән килгән шәкерт итеп танытты. Мәдрәсәдә аны башкаларга үрнәк итеп куялар иде. Без, түбәнрәк курс шәкертләре, сорауларыбыз туганда һәрвакыт аңа мөрәҗәгать итә идек, ул барысын да тәфсилләп аңлата иде. Габбас хәзрәт 1984-89 елларда Бакудагы “Аҗдарбәк” мәчетендә имам булып торганда да мөселманнар аның эшеннән канәгать булды. Ул аларның дини ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен барлык көчен салды. Габбас хәзрәтне Азәрбайҗанда бик яраталар, хөрмәт итәләр, андагы татарлар гына түгел, барлык мөселманнар арасында тирән ихтирам казанды. Ул бервакытта да мөселманнарны милләтләргә һәм мәзһәбәләргә бүлеп карамады. Бакуда аның вәгазьләрен тыңларга бик күмәк җыела торган булдылар. Ул шулай ук үзенең рухи-әхлакый нигезенә тугры шәхес иде. Габбас хәзрәт Бибарсов белән без дус кына түгел, хезмәттәш тә идек. Аның гомеренең соңгы көннәренә кадәр бер-беребезгә җылы мөнәсәбәттә булып, аралашып яшәдек”. Йомгаклап әйткәндә, хезмәттәшебез Фәнүз Хәбибуллин фикердәшләре белән берлектә җаваплы һәм зур эш башкарып чыккан. Моның өчен аңа рәхмәт әйтәсе, чираттагы иҗади уңышы белән аны ихлас котлыйсы килә.Фәрит ФАТКУЛЛИН.