Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Украина контрһөҗүмгә әзерләнә

Украинада моның белән килеш­мәделәр. Иминлек советы секретаре Алексей Данилов фәлсәфәгә бирелде, янәсе, контрһөҗүмнең уңышы нәрсә ул, нәрсәне җиңү дип санарга була соң, дип фикер йөртте. Чит ил эшләре министрлыгы башлыгы Дмитрий Кулеба да шул ук рухта чыгыш ясый башлады. Украинаның кораллы көчләре башкомандующие Валерий Залужный бөтенләй юкка чыкты. Күптән түгел ул НАТО хәрби комитеты утырышында чыгыш ясарга тиеш иде, тик чыгыш ясамады, хәтта онлайн-форматта да. Аны халык алдында бер ай чамасы күренмәгән, диләр. Аңа ни булды? Русия Һава-космик көчләренең югары төгәл­лек­ле удары белән юк ителдеме? Чит илгә качтымы? Гитлер кебек бункерда качып ятамы? Украинаның яр буенда кармакка эләккән балык кебек бәргәләнүенә ил җитәкчесе Владимир Зеленский нәтиҗә ясады. Көнбатыш киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен җыеп, контрһөҗүмгә барысы да әзер, ләкин бу украиннар арасында зур корбаннарга китерергә мөмкин, дип белдерде. Шуңа күрә ул контр­һөҗүмне кичектерергә кирәк дип саный. Ә Кырым төбәгеннән Дәүләт думасы депутаты Михаил Шеремет Украина Президенты Владимир Зеленскийга контрһөҗүм урынына капитуляция турындагы актка кул куярга әзерләнергә киңәш итте. “Владимир Зеленский өчен вакыт бетте. Аңа контрһөҗүм урынына капитуляция турындагы актны имзалауга әзерләнергә вакыт. Киев режимы җимерелә. Моңа шик юк”, – диде “РИА Новости” агентлыгына Михаил Шеремет. Аның сүзләренчә, Украина халкы Киев властеның нин­ди көрчеккә керүен никадәр тизрәк аңласа, Украина тыныч тормышка шулкадәр тизрәк кайтачак. Бер мизгелдә сугышны туктатырга мөмкинлеге булган, ләкин моның урынына үзенең 315 мең кешесен үлемгә озаткан Владимир Зеленскийның кинәт гуманизм хисләре уянып китүе шаккаттыра. Бу санны әле яңа гына Америка элитасы вәкиле Роберт Кеннеди яңгыратты. Икенче Бөтендөнья сугышы вакытындагы кебек үк, бандеров­чыларның кансызлыгы аларның көнбатыш хуҗаларын да гаҗәплән­де­рә. “Анда (Украинада) феноменаль тизлек белән безнең ресурсларны сарыф итәбез, ә үлүчеләр са­ны коточкыч”, – дип белдерде Америка генералы Блейн Холт. Ләкин Владимир Зеленский кешеләрнең үлеменә төкереп карый. Украина армиясе өчен котылгысыз контрһөҗүм иттарткычка әйләнәчәк. Бәхетсез украин ир-егетләре, Днепрны кичәргә омтыл­ганда һәлак булган кебек, башларын салачак. Әмма Украинаның Америкадагы хуҗаларының үз исәпләре. Анда республикачылар, конгрессны алып, АКШ хәрби машинасын 180 градуска бора. Кытайга һөҗүм алдыннан америкалыларга Европа хәрби хәрәкәтләр театрында эшләр­не тәмамларга, нәтиҗәне күрсә­тергә, дистәләгән миллиард доллар­лык акча өчен исәп тотарга кирәк. Мәгълүмат агентлыклары өчен “матур сурәт” күрсәтергә омтылалар: янәсе, украиннар контрһөҗүм башлый, менә АКШ һәм Европа илләре аларга биргән техника һәм корал... Контрһөҗүм булмаса, сорау туачак: акча кайда? Әгәр Америка казнасыннан барлык миллиардлар Украинага барып җитмәсә һәм демократлар аларны үз кесәләренә салган булса? Ул вакытта республикачылар АКШның властьтагы бөтен югары түрәләрен суд юлын таптарга мәҗбүр итәчәк һәм 2024 елда президент сайлауларын бик җиңел җиңеп чыгачаклар. Иң югары дәрәҗәле җитәкчеләр өчен, шул исәптән Байденнар гаиләсен дә кертеп, конкрет төрмә сроклары турында сүз бара. Америка Кушма Штатларының реаль дефолт бусагасында булуын әйтеп үтәргә кирәк: республикачылар чыгымнарны кыскартуны таләп итә, дәүләт бурычының дәрәҗәсен күтәрүдән баш тарта. Шуңа күрә Энтони Блинкен, Украина җитәкчесе Владимир Зеленскийны контрһө­җүм белән ашыктыра. Сугыш, кем әйтмешли, барысын да сызып ташлый. Боларның барысын да Киевта бик яхшы аңлыйлар, шуңа күрә, бер­аз вакытны сузганнан соң, һө­җүмгә күтәреләчәкләр. Аларның страте­гиясе бик гади: меңләгән украинны үлемгә озату, бу эшкә тагын бер­ничә миллиард доллар акча алу, аларны офшорлардагы исәпләргә салып кую, аннары тагын бөтен дөньяга хәбәр салу: аз булды, тагын акча бирегез... Хәзер исә алар хуҗаларыннан мөмкин кадәр күбрәк үлемечле корал алу өчен вакытны суза. Мисал өчен, инглизләрдән очыш ераклыгы 560 километр булган “Storm Shadow” ракеталарын көтәләр. Европа берлеге дипломатиясе җитәкчесе Жозеп Боррель аларга миллион снаряд бирергә вәгъдә итте. Британия ракеталары белән Русия шәһәрләре, аэропортлары, Кырым һәм яңа төбәкләр буенча бер­ничә һөҗүм һәм менә инде Көнба­тыш киңкүләм мәгълүмат чаралары өчен кирәкле сурәт әзер. Ә Русия шәһәрләренә һөҗүм Киев нацистларын һәм аларның Америка ху­җаларын Украина конфликтын үстерүдә тагы да җанландырырга мөм­кин һәм аның кирәклеген исбатлый торган видеоязмалар белән тәэмин итәр иде. Шулай булгач, Владимир Зе­ленс­кийның балавыз сыгуына без алданырга тиеш түгел. Контрһөҗүм мотлак булачак, чөнки ул бу сугыш­та акча эшләүчеләр өчен бик файдалы.Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН. Фото: ria.ru