Апрельдә билгеле язучы, драматург Наил Гаетбайның былтыр “Агыйдел” журналында басылып, укучыларда бик зур кызыксыну уяткан “Җан” (“Йән”) романы Сибай белән Магнитогорск шәһәрләрендә аерым китап итеп басылды. Күп укучылар бу хакта ишетеп, китапны сатып алу теләген белдерде. Без язучы Наил Гаетбай белән очрашып, аңа укучыларны кызыксындырган сорауларны бирдек. — Кешенең җаны хакында язарга нәрсә этәрде Сезне?— Үткән гасырның 80нче елларында Мәскәүдә Югары әдәби курсларда укыганда Америка галиме Раймонд Мутиның “Үлгәннән соң тормыш” дигән китабын укырга туры килде. Анда 200гә якын кешенең клиник үлем вакытында ниләр күргәне, кичергәне сурәтләнгән. Хәйран калырлык китап. Шуннан соң эзотерика, психология белән мавыгып киттем һәм 90нчы елда шул темага пьеса да яздым. Ләкин ул әсәр бер театрда да куелмады. Йомшаграк иде. Берничә тапкыр төзәтеп карадым. Шуннан 2020 елда аны романга әйләндерергә булдым. “Җан” романы шулай язылды. – Димәк, бу искиткеч хәлләр – йөрәк туктагач, җанның тәнне ташлап китеп, аны югарыдан күрүе – чынбарлыкка нигезләнәме?– Әйе. Бу темага сөйләшкәндә, бигрәк тә роман “Агыйдел” журналында басылгач, бик күп кешеләр миңа килеп, клиник үлем вакытында җанның тәнне калдырып, очып китүе турында сөйләде. – Димәк, Сез, кеше үлгәч тә аның җаны үлми димәкчесез?– Шулай килеп чыга. “Коръән”дә бу хакта берничә тапкыр әйтелә бит. Мин романга эпиграф итеп Коръәннең бер аятен алдым Анда: “Ничек Аллаһка ышанмыйсыз? Сез үлек идегез. Ул сезне терелтте. Ул сезне тагын үтерер, тагын терелтер”, диелә (2нче сүрә, 28нче аять). – “Җан” романын китап итеп бастыргансыз. Былтыр гына “Агыйдел”дә чыккан иде, еллык премиягә дә лаек булды. Югыйсә, гадәттә, романнар озак еллар нәшриятта чират көтә...– Сибайда яшәгән эшкуар, психолог Айбулат Уразбахтин “Җан”ны укып, бик ошаткан. Анда язганнарга ихлас ышана, чөнки эзотерика белән кызыксына, бик дини кеше. Ул үз исәбенә бастырып чыгарды китапны. Бер өлешен түләргә уйлаган идем, бер тиен дә алмады. Рәхмәт аңа. – “Җан” китабын кайдан табарга була ?– Әле белеп калып, Интернет аша бик күпләр китапны сатып ала башлады. Айбулат Уразбахтин белән бергәләп Әбҗәлил, Баймак, Хәйбулла, Зилаер, Белорет, Бөрҗән районнарында очрашулар үткәреп, шунда лекциялар укып, китапны сатуны оештырмакчыбыз. Ә Уфада “Китап” нәшрияты кибетендә сатыла. – Укучылар белән очрашуларны нинди форматта оештырырга уйлыйсыз? Психолог белән язучының бергә чыгыш ясавын моңа кадәр күргән юк иде...– Һәр язучы шул ук психолог инде ул. Ә бу чыгышлар, нигездә, “Җан” китабы турында булачак. Мин аны яздым, Айбулат Уразбахтин нәшер итте. Икебез ике юл белән эзотерикага килгәнбез. Сөйләр өчен уртак темалар күп. Укучыларга күп кызык мәгълүмат бирербез, дип уйлыйбыз. Сораулар да булыр. Хәзер күп кеше бу юнәлеш белән кызыксына бит. – Гомумән алганда, роман нәрсә турында?– Әсәрнең төп темасы мондый – кеше үлми, тәне үлгәч, үзе җан рәвешендә яши, аннары янә яңа тән белән бу дөньяга килә. Болар әсәрнең фоны, дияргә була. Ә болай роман психологик детектив рәвешендә язылды. Ягъни маҗаралы әсәр. Мин аны кызык итәргә тырыштым. “Агыйдел”дә басылгач, күпләр аны аерыла алмый укулары турында әйтте. Әсәрдә сагышлы мәхәббәт тә, хыянәт тә бар. Авыр хәлгә тарыганда ничек итеп аннан котылырга кирәклеге турында уйланулар, психологик киңәшләр дә табарга була. Бүгенге кеше ни белән яши, кызыксына – шуларны күрсәтергә тырыштым. Уңышлы килеп чыкты кебек. Чөнки очрашуларда бик кызык сораулар бирәләр. Әсәрнең дәвамын язуымны сорыйлар. Хәтта шул ук Айбулат Уразбахтин бер әйтеп салды, “Җан”ның икенче китабын көтәбез, дип. – Романның дәвамын язачаксызмы? “Кара кумта” исемле повестьлар сериясе кебек итсәгез, бик кызык булыр иде.– “Кара кумта” да бер повестьтан торырга тиеш иде. Укучылар бик күп хатлар аша аның дәвамын сорап язды. Өч повесть язып, туктарга уйлагач, “Башкортостан пионеры” гәзите (хәзерге “Йәншишмә”) беренче битенә иң өскә зур хәрефләр белән “Наил агай, повесть давай”, дип язып, тагын өч повесть иҗат иттерделәр. Үзем дә кызыксынып киттем, геройларымны яраттым. Хәтта аларны 18 яшькә җиткереп, мавыгуларының чын, олы мәхәббәткә әверелүен күрсәтергә ният бар иде. – Ә ник туктап калдыгыз?– Язучылар тәнкыйтьләргә тотынды: “Бетмәс әсәр буламы? Туктат халтура язуыңны”, — диделәр. – Әсәр ошамаганмы аларга?– Ошаган. Тик алар укучылар белән очрашырга барса, беренче чиратта, Наил Гаетбай “Кара кумта”сының дәвамын язамы икән дип, гомумән, шул әсәр турында сораулар биреп аптыраталар икән. Шуңа җаннары көйде. Шул сәбәпле туктадым. – Хәзерге вакытта нинди әсәрләр иҗат итәсез?– Яңарак кына бер театрның соравы буенча тарихи драма язып бетердем. Планнар күп. Кайсына тотынырга белмирәк торам. – Төрле театрларда премьераларыгыз булып тора. Сәхнәдә күрсәтелгән соңгы пьесаларыгыз турында сөйләгез әле.– Март-апрельдә А. Мөбәрәков исемендәге Сибай театрында – “Синнән – фатир, миннән – ир”, Туймазы татар дәүләт драма театрында “Кызлар, ишек ачыгыз!” комедияләрем куелды. Халык бик яратып карады, үзем дә ошаттым, театрларга рәхмәтлемен. – Кызыклы әңгәмә өчен рәхмәт, Наил абый! Уңышлар Сезгә!